Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 декабрь 2019, 18:00

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

– Сиңа нәрсә булды?– Берьюлы ике тешне суырттым.– Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың?– Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады.

Закон алдында бөтен кеше дә тигез: кыш буе теплотрассада яшәгән бомжга язын җылылык өчен түләргә квитанция китерделәр.

* * *

Гитрометүзәк вәгъдә иткән быелгы гадәттән тыш карлы һәм салкын кыш ике көн дәвам итте.

* * *

Бөтен кеше дә алдаша, әмма бу куркыныч түгел, чөнки беркем дә беркемне дә тыңламый.

* * *

Ирләр – ялган сөйләгәнне, хатыннар дөресен әйткәнне гафу итә алмый...

* * *

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

* * *

Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.
Читайте нас: