Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2019, 16:45

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Врач наркоздан айныган пациентка:– Операцияне сез җиңел кичердегез, ә менә аның алдыннан үзегезне бик әшәке тоттыгыз: кычкырдыгыз, торып китәргә теләдегез.– Шулай булмый ни! Мине бит больницага тәрәзә юарга гына җибәргәннәр иде!

* * *
Белдерү: “Бик акыллы этебез югалды. Шарик! Әгәр бу белдерү синең күзеңә чалынса, зинһар өчен, өйгә чылтырат!”
* * *
Авызына сыр капкан карга агач башында утыра. Шулвакыт төлке йөгереп чыга һәм карганың башына таш ыргыта. Карга җиргә мәтәлеп төшә һәм, һушына килгәч, сүгенеп:
– Менә, кабәхәт, бөтен мәсәлне бозып ташлады.

* * *

Ире хатынына:
– Сиңа иртәгә 8 мартка нәрсә бүләк итәргә соң?
– Берни дә кирәкми. Эчә, исерә генә күрмә. Менә шул иң яхшы бүләк булыр.
– Юк инде... Мин анысын сиңа кичә бүләк иттем. Һаман-һаман бер төрле бүләк булмас...
* * *
Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.
* * *
Трамвайда:
– Мин инвалид, 43тә минем аягымны өзделәр.
– Ялганлама! Мин әле генә 43нче автобустан төшеп күчеп утырдым, анда сезнең аякны күрмәдем...
Читайте нас: