Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2019, 16:45

Пенсиясен… печеньеләтә биргәннәр

Уфада яшәүче пенсионергә декабрь ае пенсиясенең бер өлешен... пенченье белән түләгәннәр. Һәрхәлдә, пенсионерның кызы шулай дип белдергән.

5 декабрь көнне хезмәт ветеранына почтальон килгән. Кулына 13 мең 127 сум 40 тиен пенсиянең төп өлешен – акчалата, 27 сум 40 тиен урынына – бер кап печенье тоттырган да, чыгып та киткән. Бу хакта өлкән яшьтәге кешенең кызы сөйләгән.
  • Почтальон әтиемә 13 мең 100 сумны - акчалата, 27 сум 40 тиен урынына печенье биреп киткән, - дигән кызы Татьяна. - Янәсе дә, аларга 100 сумга кадәр суммаларны шулай бирергә кушканнар. Әтием бу хәлдән һушына килгәнче, почтальон чыгып та киткән.
  • Әлеге хәлнең төбенә төшү өчен Татьяна Пенсия фондының кайнар линиясенә шалтыраткан. Һәм гаҗәпләнүенең чиге булмаган – шалтыратканда... телефонның теге очында җирләү хезмәтенең рекламасы сөйли башлаган. Шуннан соң Татьяна Русия пенсия фондының Уфа бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Анда исә ханымга итәгатьле генә итеп: “Русия Почтасы” белән үзегез аңлашыгыз”, - дигәннәр.
    “Русия Почтасы”ның матбугат хезмәтендә бу хәлнең чын булуы мөмкин түгел, диләр икән. Әмма шулай да күңелсез фактны тикшерергә вәгъдә биргәннәр.
    Читайте нас: