Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2019, 18:20

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Түше орден планкалары белән капланган бер бабай собеста аяк терәп пенсиясен арттыруларын таләп итә. Аңа игътибар итүче кеше юк. Бабай тавышын күтәрә төшә:– Бик беләсегез килсә, мин Куликово сугышында гына катнашмадым!Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән чиновник кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә:– Ә ник катнашмадыгыз?Тынлык. Чират көтеп утыручыларның берсе:– Дезертирдыр, мөгаен.

* * *
– Бу йомырканы инде ярты сәгать буе пешерәм, ә ул һаман каты, – ди яшь хуҗабикә иренә.
Ире:
– Аны, мөгаен, бик карт тавык салгандыр.

* * *

Икәү телефоннан сөйләшә:
– Синең буең ничә сантиметр?
– 145
– Ә авырлыгың?
– Авырлыгым тагын да азрак – 120 кило
* * *
Кунак:
– И-и, озатырга чыгып мәшәкатьләнмәскә иде инде...
Хуҗа:
– Нинди мәшәкать ди! Килгән кешене озату күңелле генә ич ул!

* * *

– Нишләп сезнең помидорларыгыз яшел?
– Ошатмасагыз, әнә, сары кыярлар бар.

* * *

Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар
* * *
– Йөремсәк мәзәк сөйлимме?
– Йөремсәк? Ул ничек була? Сөйлә.
– Ә, юк... Син сораштырган арада ул китеп тә барган.

* * *

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә чылтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкыралар:
– Тагын кабатлый алмассызмы?
– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!
Читайте нас: