Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2019, 16:30

Яңа туган баланың чәчен алу тәртибе

Бала тугач, аның чәчен алдыру - Ислам динендә күркәм гамәлләрдән санала.

Ләкин бөтен балаларның да чәчен алу кирәкми. Әлбәттә, кыз балаларның чәчләре алынмый, бары тик угыл балаларның гына чәчләре алына. Пәгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм яңа туган ир баланың чәчен җиденче көнне алырга кушкан. Ә инде ул көнне өлгерелмәсә, 14нче яки 21нче көнне.
Баланың чәче алынгач, аны үлчиләр. Әгәр дә баланың чәче, мәсәлән, 1 грамм булса, 1 грамм көмеш бәясе сәдака бирелә.
Баланың чәчен үлчәгәч, аны кайда куярга дигән сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин - Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне җирдән яралттым һәм әҗәлегез җитеп үлгәч тә, туфракка кертәм”, - ди. Димәк, без туфрактан яралтылганбыз, тырнакларыбыз да, чәчләребез дә асылда туфрак бит, шулай булгач, алар туфракка күмелә - җиргә кайтарыла, дип яза “Татар дини календаре”.
Читайте нас: