Тукай, күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул, дигән. Җирдә дә әллә ниләр булып ята икән. Бу хәл турында исем-шәрифләрен атамауны сорап Балтач районында яшәүче бер егет язып җибәргән иде.
“Шулай бер көнне кич клубтан кайтышлый кыюлыгымны сынап карарга теләп Көнтүгештән Көмьязы авылына йөри торган юл буйлап төнге урманга юл тоттым. Төн дигәч тә, әле вакыт артык соң түгел, нәкъ эңгер төшкәннән соң берникадәр вакыт үткән, уникеләр тирәсе. Айның тулы чагы, чагыштырмача якты, минем кулда фонарь. Урман буйлап килгәндә кинәт агачлар арасында кыштырдаган тавыш ишетелде, озак та үтмәде, аннан бер куян чабып килеп чыкты. Ашкынган, курыккан, кая чапканын да белмәгән куян бер агачка абынып хәтта тәгәрәп үккитте. Моны күргәч, миндә берникадәр шик туды. Монда нидер бар кебек. Шул вакыт урманның икенче ягындагы, халыкта “Әхшәр юл басуы” дип йөртелгән басу ягында “ф-ш-ш” иткән тавыш ишетелде. Нәрсә бу?! Мин шул якка атладым һәм ни күзем белән күрим, ерак түгел “Әхшәр юл басуы” өстендә ниндидер бер очып баручыәйбер пәйда булды. Гади авыл мунчасы зурлыгындагы, тәлинкәне хәтерләткән объект яңа гына чәчелгән басу өстеннән очып барып туктап, ике метр чамасы биеклектә җир белән күк арасында асылынып калды. Ике-өч секунд вакыт үткәннән соң аның аскы ягыннан җиргә шәһәр өйләрендәге лифтны хәтерләткән нәрсә килеп төште һәм өскә таба ишеге ачылып китте. “Лифт” эчендә сары ут бер яна, бер сүнә, аннан кеше кыяфәтендәге, озынлыклары метр ярым чамасы булган ике җан иясе төште. Бу җан ияләренеңбашлары берникадәр бәләкәйрәк, гәүдә, аяк, куллар да күпкә нечкәрәк кебек шәйләнде. Кызганычка каршы, мин аларның йөзләрен ачыклап күрә алмадым, ара да якын түгел, ким дигәндә ул 200-300 метр чамасы иде.
Бу ике жан иясе басуга төшеп өч-дүрт минут нидер актардылар да, лифтларына кереп очкычларына күтәрелделәр һәм күздән дә югалдылар. Минемчә, алар басуның туфрагын алдылар. Үз күзләрем белән күрмәсәм, кеше сөйләгәнгә генә ышанмас идем”.
Мөнир ВАФИН.
«Тулпар» журналы сайтыннан.