Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 17:35

Әлегә тынлык...

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәреп җибәрү 10 меңгә төшә, дип фарызлый Русия мәгълүмат чаралары

Яңа ел бәйрәмнәренә якынлашабыз, авылларда, район үзәгендә хаттә шәхси йортларда да чагу төстәге гирлянда утлары балкый. Күңелләрне күтәреп, имин үткән елыбызны озатып, яңа елга аяк басырга санаулы көннәр генә калып бара. Әлегә халык азык-түлек хәстәрләми, шунлыктан һәр җомга көн үткәрелгән базарда да кеше бик аз. Яңа ел алдыннан кибетләрдә дә тынлык дияргә була. Бәйрәм алдыннан кибетләргә җиләк-җимеш, кирәкле азык-түлек белән тулы була. Шунлыктан кеше яңа ел табынына кирәк яракны бер атна кала гына сатып ала. Шулай булмый ни Яңа ел бәйрәмнәрен үткәреп җибәрү 10 меңгә төшә, дип фарызлый Русия мәгълүмат чаралары. Авыл халкы ул кадәр акчалар чыгармый әлбәттә, бәрәңгесе, кишере, тагын бик күп төрле яшелчә белән алдагы көнен алдан хәстәрләп куя ул. Сигез көнгә сузылган бәйрәм өстәленә, күңел ачу чараларына күпме акча чыгару һәркемнең үз эше әлбәттә, аягыңа карап юрганыңны сузарга туры килә.
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Читайте нас: