Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 11:25

Ванга 2020 елга ниләр фаразлаган булган?

8 декабрьдә НТВ телеканалында Ванганың 2020 елга фаразларына багышланган “Яңа урыс сенсацияләре” тапшыруы эпизоды күрсәтелде. Алар турындагы шоуда аның килене Здравка Янева сөйләде.

Ванга күрәзәсе буенча, имеш, елның беренче яртысында дөньякүләм икътисади кризис башланачак. Русиягә ул бик нык кагылачак, ләкин аны башка илләргә караганда яхшырак җиңеп чыгачак.
Моннан тыш, Ванга, киләсе елда Русияне халыкара сәясәттә уңыш көтә, дип вәгъдә итә.
Шулай ук күрәзәче, Мәскәү белән Киевның мөнәсәбәтләре ел ахырына яхшырачак, ә Украинада ил өчен хәлиткеч вакыйгалар булачак, дип фаразлаган.
Болардан тыш, Ванга фараз иткәнчә, 2020 елда Көнбатыш Европада этник һәм дини конфликтлар һәм тәртипсезлекләр булачак, ә бөтен Җирдә табигый һәлакәт көтелә -- Кояш, яктыртуны дәвам итеп, җылытудан туктаячак, имеш.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: