Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 декабрь 2019, 18:25

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Әтисе, әнисе һәм аларның кечкенә малайлары парк буйлап бара.– Әти, бу нинди агач? – дип сорый малай.Әтисе:– Бу, улым, агач.– Ә менә ул скульптура ничек дип атала?– Бу, улым, скульптура.– Ә монысы нинди кош?– Бу, улым, кош.Әнисе:– Улым, җитте сиңа, юк белән атаңның башын катырма.Әтисе:– Сорасын, хатын, сорасын. Бала кечкенәдән үк барысын да белеп үсәргә тиеш.

Үлемгә хөкем ителгән тоткын янына каравылчы килеп керә:
– Карагыз әле, – ди ул тоткынга. – Иртәгә сезне электр урындыгына утыртыр алдыннан: “Соңгы теләгегез нинди?” – дип сораячаклар. Сезгә бит инде барыбер. Шуңа күрә: “Каравылчының хезмәт хакын күтәрегез”, – дип әйтерсез әле.

* * *

Гаишник элеккеге укытучысын туктата:
– Исәнмесез, Сания Хәлимовна. Хәзер кәгазь белән ручка алыгыз да, 100 тапкыр “Мин бүтән беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаячакмын!” дип языгыз.
* * *

- Син ничек моңа өйләнергә булдың?
- Ничек дип... Сөйләшеп утырдык-утырдык та, әйтер сүз калмагач, үзеннән-үзе тәкъдим ясадым инде.
* * *
– Чыраең калмаган, ни булды?
– Беләсеңме нәрсә... Хатын инде бер атна буе бер төш күрә, имеш, аның президент белән мәхәббәт икән.
– Шуннан?
– Кичә кычкырдым үзенә, бетер аның белән очрашуларыңны дидем.
– Төш кенә бит инде ул!
– Алай димә! Бүген төнлә төшемдә ФСБ полковнигын күрдем һәм ул мине бу эшкә кысылма дип кисәтте.
***
Ике бабай апка төбендә утыралар.
- Минем көчем яшь чакта нинди булган, әле дә шулай, бер дә үзгәрмәгән.
- Ничек инде алай?
- Әнә, күрәсеңме, таш тора... Яшь чакта да күтәрә алмый идем мин аны, әле дә күтәрә алмыйм.
***
-Ирегез кайда эшли?
-Аракы заводында, инде өч ел.
-Ошыйма соң үзенә?
-Белмим, әле кайтып күренгәне юк.
Читайте нас: