Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 декабрь 2019, 15:55

Путин Чаллыда?

Бүген РФ Президенты Владимир Путинны Чаллыда көтәләр.

Алдан мәгълүм булуынча, Путин КамАЗның 50 - еллык юбилеенда чыгыш ясарга тиеш.
Ил башлыгы анда сәнәгать линияләре белән танышачак, эшчеләр белән очрашачак. Аны кабул итүче ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән хәл-әхвәлләр турында сөйләшәчәкләр.
Әйткәндәй, В.Путин Чаллыга 2016 елда килгән иде. Аннан соң узган 3 елда шактый үзгәрешләр булгандыр. Бу автогигант бүгенге көнгә 2,3 миллоннан артык машина җыйган.

Чыганак: omet-rb.ru
Фото: kazanfist.ru
Читайте нас: