Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 декабрь 2019, 17:40

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Машинада ир, хатын, хатынның әтисе белән әнисе - әби белән бабай баралар икән. Кинәт боларны постта туктаталар:- Сез бу участокны кагыйдәләрне бозмыйча узган беренче кеше, котлыйм, сезгә 1000 сум премия!Ир шатлана инде:- Шәп булды бу, мин бу акчага үземә права алам!- Ничек, сез правасыз йөрисез мени?Хатын:- Тыңламагыз аны! Исерек чакта нәрсә такылдаганын аңламый бит ул юләр!- Сез әле исерек тә мени?Әби:- Әйттем мин сезгә урланган машинада ерак китеп булмый дип! ***

***
Исерек Вәли икенче кат балконнан егылып төшә.
Аның янына тәртип сакчысы килеп баса:
-Нәрсә булды?
-Белмим,-ди исерек Вәли, киемен кага-кага. - Мин үзем дә бирегә яңа гына килеп төштем.
***
Бер ир чәчәк кибетенә керә:
- Зинһар өчен, миңа минем хатыным өчен иң матур чәчәк бәйләме ясап бирегез әле.
- Сезнең хатыныгыз белән , мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.
- Юк, бер ай.
- Эх, ә шундый яхшы бүләк ясыйсыз!
- Әйе, бер ай... мин өйгә кайтмаганга...
***
Балаларына 2 яшь тула, ә ул һаман да сөйләшми. Күрәзәчегә барырга булалар. Күрәзәче:
- Өч яше тулу белән өч сүз әйтәчәк, аннары әйбәт сөйләшә башлаячак. Ләкин ул атаган өч җан иясе дөньядан китәчәк.
Беренче сүзе песи була, икенче көнгә песиләре үлә.
Икенче сүзе эт була, этләре үлә. Өченче сүзне әти ди бала. Атасы юынып, әйбәтләп киенеп, караватка менеп ята, теге дөньяга китәргә әзерләнеп. Хатыны эштән ашыгып кайта да:
- Син,нигә ятасың монда, күрше Гәптери үлгән бит.
* * *
Урман эченнән барам. Төн, яңгыр, җил. Бөтенләй туңып беттем. Карыйм - машина. Тәрәзәсеннән карыйм беркем дә юк. Ишек бикле түгел, кереп утырдым. Кинәт машина кузгалып китте. Мин шаккатып утырам: рульда кеше юк, машина бара. Ниндидер йонлач кул рульне боргалады да тагын юкка чыкты. Минем котым ботыма төште. Шөкер, авыл күренде, менә инде беренче йортлар. Шунда машина туктады да машина ишеген ачып бер ир карады:
- Син нишлисең монда?
- Менә, машинада барам...
- Мин шул яңгырда машинаны этеп барам, ә ул машинада утыра!!!
***
Җәннәт ишеге төбендә ике ир сөйләшә.
-Син ничек үлдең?
-Туңып. Ә син?
-Көлеп.
-?????
- Сөяркәмә барган идем. Көтмәгәндә ире кайтып төште. Сөяркәм тиз генә иренә чүп чиләге бирде. Янәсе, чишенгәнче чыгарып түк. Мин шул вакытта чыгып ычкындым. Өйгә кайткач миңа хатын чүп чиләге суза. Чиләген атып бәрдем дә кереп эзли башладым.Аннан карыйм, бер кем дә юк.Моннан карыйм , бер кем дә юк. Утырдымда көлдем-көлдем дә үлдем.
-Суыткычтан караган булсаң хәзер икебездә исән булыр идек.
Читайте нас: