Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 декабрь 2019, 07:25

“Последний герой” проектына каһәр төшкән булганмы?

“Соңгы герой” проекты 2001 елда телевидениегә чыккан иде. Survival дип аталган интернациональ тапшыруның урысча исемен Сергей Супонев уйлап тапкан. Беренче каналның тугры алып баручысы булган Сергейны тамашачылар “Зов джунглей” тапшыруы аша яхшы белә. Ул 2001 елда 38 яшендә вафат була. Каргизәрдә Идел бозы буйлап сәяхәт иткәндә боз астыннан чак күренеп торган агачка барып менеп, гомерен өзәрлек тән җәрәхәтләре ала...Беренче сезон тапшыруларын алып барырга Сергей Бодровны чакыралар. “Брат” фильмында уйнаганнан соң, иң популяр актерларның берсенә әйләнгән чагы була. Телешоудан соң ул Владикавказга фильм төшерергә китә. Бозлык ишелеп, бөтен команда мәңгелеккә Кармадон тарлавыгында кала...Беренче сезон герое Сергей Сакин Анна Мадестовага гашыйк булуы һәм парларга телешоуда катнашырга ярамавы аркасында проекттан үзе теләп китүе белән тамашачы хәтеренә кереп калгандыр. 2017 елның ноябрендә ул Мышкино шәһәреннән Мәскәүгә юллана һәм хәбәрсез югала. 2018 елның язында аны үле килеш табалар...Крис Кельми проектка өченче сезонда килә. Көч һәм дәрт ташып торган ир берничә елдан эчүгә сабыша. Шул начар гадәте аркасында инсульт кичерә. 2019 елның беренче көнендә аны өендә үле килеш табалар. Язвасы ачылган...Вера Глаголева джокер принцибы белән (командага яңа кеше кушыла) өченче сезонда утрауга килеп эләгә. Ашказанындагы яман шеш аркасында актриса 2017 елда фанилыкка күчә...Жанна Фриске шоуның дүртенче сезонында катнашып, үзен кыю һәм көчле шәхес итеп күрсәтә. Шуннан соң аны хөрмәт итүче тамашачылар тагын да арта. 2013 елда баш авыртулары белән интегә башлагач, табибларга мөрәҗәгать итә. Коточкыч диагноз – баш миендә яман шеш. Фриске 2015 елда вафат була...Дүртенче сезон җиңүчесе Яна Волкова да 2018 елның башында якты дөнья белән хушлаша...Децл яки Кирилл Толмацкий “Соңгы герой” проектына Жанна белән бер вакытта килә. Бу елның февраль аенда концерттан соң рэперның йөрәге туктый. Табиблар аны эшләтеп җибәрә алмый...Юлия Началова Панама утравына 2003 елда эләгә. Зарлана, гел проекттан китәргә омтыла ул. Началова 16 мартта мәрхүм булды...“Соңгы герой”ның тугызынчы йолдызы “сүнде”...omet-rb.rbsmi.ru

Әлеге телешоуда катнашкан тугызынчы йолдыз “сүнде”. Очраклыкмы бу, әллә...
Читайте нас: