Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2019, 16:05

Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган

Мөхәммәд пәйгамбәрнең күктәге айны икегә яруы турында ишеткәнегез булдымы икән? Күптән түгел НАСА айның чынлап та уртасында ярыгы булуын ачыклаган. Сәхифәбезнең даими кунагы – «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВһәр әңгәмәсендә безгә шундый шаккатыргыч кызыклы мәгълүматлар биреп бара. Бу юлы сүзебез Коръән могҗизасы турында.

– Бүген күпме аять фәнни яктан расланган санала?
– 6 мең аятьнең 1 меңе генә белгечләр тарафынан ачыкланган һәм расланган. Шуның берсе – “Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре. Гаднән әш-Шәриф дигән гарәп галиме үзенең “Коръән һәм астрономия” дигән китабында, кешелек тарихындагы беренче космонавт турында шул сүрәдә хәбәр ителгән була, дип яза. “Әл-хиҗр” сүрәсендә: “Бу кавем Аллаһка ышанмый. Әмма элек алар ышанган”, – диелә. Бу аять безнең коммунистлар чоры турында бара. Революциягә кадәр Россия халкы динле иде. Аннан соң дин бетте, Коръәннәрне яндырдылар, мәчетләрнең манараларын кистеләр. “Менә шушы динсез халыкка Мин күккә капканы ачармын. Алар шунда менә башлар”. Бу аятьтә сүз 1960 еллар турында бара. 1961 елда Юрий Гагарин беренче тапкыр космоска очты. Аның укытучысы һәм баш конструктор Сергей Королёв Гагаринга, космоска чыккач, һәр минутның башында бер җөмлә әйтергә куша. Җирдәге аналитиклар, аның җөмлә төзелешенә карап, психологик халәтен тикшерә. Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди. Бу сүзләрне очышлар белән идарә итү үзәген яздырган була һәм алар саклана. Коръән дә: “Менгәч, нәрсә күрәм, мин төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме, дип әйтерләр”, – ди (“Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре). Бу могҗизаның могҗизасы бит! Изге китапта җөмләсенә кадәр алдан язылып куелган. Коръән фәнни китап та, фал китабы да түгел, әмма ул безгә үзенең Аллаһ тарафыннан мөкәммәл рәвештә бирелгәнлеген раслый, аны беркем дә үзлегеннән язмаган, төзәтмәгән. Мондый могҗизалар Китапта бик күп.
– Кешеләр айга киләчәктә тагын менәчәкме?
– Безнең өчен ай программасы ябылды кебек. Андагы Аллаһ мәхлукатлары, бу сезнең өчен түгел, ди. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә Аллаһ, сез адәмнәргә мин җирне халык кылдым, шунда яшәрсез, байлыгыгыз да шунда булыр һәм кыямәткәчә шул җирдә яшәрсез, ди. Димәк, башка планеталар безнең өчен түгел. Безнең илдә дә, Америкада да айга менүдән туктадылар.
– Космоста кемнең тавышы ишетелә икән соң?
– Аллаһка җир йөзендәге бөтен җан иясе зекер итә. Бөтен галәмнең тәсбихе астронавтларга азан булып ишетелгән дигән фараз бар.
– Башка планеталарда да тереклек ияләре бар диләр. Коръәндә аның турында мәгълүмат юкмы?
– Башка планеталарда тереклек барлыгын иң беренче булып Коръәни Кәрим әйтте. Аллаһка җирләрдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук, тереклек ияләр, фәрештәләр тәсбих әйтәләр, диелә Китапта. Рәсүлебез (с.г.с.)нең бер хәдисендә, галәмдә тереклек ияләре яши торган бер планета бар, анда бер көннең озынлыгы безнең бер айга тиң, алар гел Аллаһка гыйбадәт кылалар, диелә. Димәк, без галәмдә ялгыз түгел. Коръәндә шулай ук, вакыты җиткәнчегә кадәр Мин сезне бер-берегез белән күрештермим, дигән аять тә бар.
– Кыямәттән соң җир йөзе үзгәрәчәкме?
– Коръәндә җирнең ничек яралуы һәм бетүе турында мәгълүмат бар. 15 млрд ел элек галәмдә бик зур шартлау булып, шуннан безнең галәм яралган, ди галимнәр. Һәм ул һаман да киңәеп бара. Аның хакында Аллаһы Тәгалә, без бу галәмне көч-куәт белән яраттык һәм аны киңәйтәбез, ди. Галәм билгеле бер ноктага җиткәч, киңәюдән туктый һәм кире җыела башлаячак. Кыямәт көнен дә язучы кешенең бөгәрләп ташлаган караламасы итеп күз алдына китерергә була. Җир йомарланган кәгазь кебек булачак. Кыямәт көненнән соң кырык ел үткәч кенә Аллаһ бу галәмне торгыза. Шуннан соң гына кубарылабыз. Ул вакытта инде җир ап-ак диск формасын алачак. Анда таулар да, елга-күлләр дә булмаячак. Бу дөньяны ике пәрдәле спектакль итеп күз алдына китерегә була. Беренче пәрдәсе хәзер бара, икенчесе кыямәттән соң. Җирдә яшәешебез тукталганнан соң, мәңгелек хакыйкый дөньяда яшисебез барлыгын онытмасак иде. Һәр көнне без ахирәткә әзерләнергә тиешбез.
Читайте нас: