Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 декабрь 2019, 16:40

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Урыслар һәм татарлар торган авылның ике ягында ике туй бара. Берсе татар туе, берсе урыс. Урыслар нинди тост әйтергә, нәрсә өчен эчәргә белмичә, бер кешеләрен татарлар янына карап кайтырга җибәрәләр. Күпмедер вакыт үткәннән соң, аягында көчкә басып торган Иван кайтып төшә.- Ну, белдеңме, нәрсә өчен эчә татарлар?- Я не знаю кто такой "Айдагез",но я за него больше пить не буду.

***
Хатыны: "Шахтада ничек анда?" - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә дә анда бер чиләк су белән, бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерү башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә.
Монысы нәрсә өчен тагын?
Монысы шахтадан вакытыннан алда чыкканын өчен.
***
Бeр бабай бaзaргa килә һәм виноград сaтып aлыргa тeләп чирaткa килeп бaсa дa сaтучыгa әйтә:
- Мин сугышта катнаштым, мине чиратсыз гына җибәр әле, - ди.
Сaтучы игътибар бирмичә сатуын дәвам итә. Бaбaй тагын шул ук сүзләрнe кaбaтлый,ә сaтучы һaмaн сaтa дa сaтa. Бaбaй тaгын кaбaтлый. Шундa сaтучы әйтeп куя:
- Бaбaй, син сугышта катнашканда мин сиңа комачауладыммы?
***
Тарих дәресе.
Укытучы Вәлине чакыра
-Вәли, Берлинны кем алды?
-Апа мин алмадым!!!
- Бар кайт, иртәгә атаң белән кил.
Икенче көнгэ Вәли атасы белән килә.
-15ел укытып мондый хәл күрмәдем.
- Нәрсә булды ?
- Малаегыздан Берлинны кем алды дип сораган идем, мин алмадым ди .
- Улым, алсаң бир.
Укытучы Вәли һәм аның әтисен директорга алып керергә була.
- Вәлидэн сораган идем Берлинны кем алган дип, мин алмадым дип әйтә, әтисен чакыртып сораган идем, ул, " алган булсаң бир”ди.
Директор:
-Мин беләм бу гаиләне алар алмаганнардыр...
***
Бер класста ачык дәрес алдыннан укытучы укучыларны өйрәтә икән:
- Туалетка чыгасыгыз килсә, апа мин туалетка чыгыйм әле дип әйтмәгез, ә мин чәчәкләр өзеп керим дип эйтегез, ди.
Ачык дэрес вакытында Вәли:
-Апа, мин чәчәкләр өзеп керим әле.
-Хәзер теманы аңлатып бетерим дә, биш минуттан чыгарсың.
биш минут үтә...
-Вәли, син чәчәкләр өзеп керәсе идең бугай?
-Әй апа, чәчәкләрне өздем инде! Иснәп кенә утырасы калды!!!
***
Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:
-Син кемгэ чабасың? - ди.
-Картайган көнемдэ кешегә чабып йөрмэм инде, үземә чабам, - ди тегесе.
-Ә мин сыерга чабам, - ди дусты, серле генэ елмаеп.
Читайте нас: