Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2019, 23:05

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Бүген әти-әнинең өйләнешүләренә 25 ел булыр иде»

Татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең кызы Алсу Инстаграм сәхифәсендә туган көне булуын һәм шул ук вакытта әти-әнисенең өйләнешүләренә 25 ел булуын әйтеп узган. Күз яшьләремне тыя алмыйм, дип язган ул видео астында.

«Мин бик сентименталь кеше. Иртәнге дүрттә Раинаны ашатырга уянгач, мин Алиядән котлау видеосын күрдем һәм күз яшьләремне тыя алмадым.
Кичәдән үк елыйсым килә. Бәхеттән дә, шул ук вакытта моңсулыктан да күз яшьләре тама. Якыннарым янәшәдә булуы — бәхет! Ирем, кызым бар.
Сагышка килгәндә… Өч ел рәттән туган көн белән котлау сүзләрен әниемнән ишетмәячәкмен. Бу бит минем туган көнем генә түгел, әти белән әнинеке дә иде.
Бүген аларның рәсми рәвештә өйләнешүләренә 25 ел булыр иде», — дип язган Алсу Валик.
Читайте нас: