Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2019, 12:35

Ялгышларны була төзәтеп

Матур гына яшәп ятканда, авылның тел чарлап, кеше тормышын айкап, гайбәт таратып йөргән адәмнәре хәстәре белән, Тәлгыя тагын ялгыз калды.

Матур гына яшәп ятканда, авылның тел чарлап, кеше тормышын айкап, гайбәт таратып йөргән адәмнәре хәстәре белән, Тәлгыя тагын ялгыз калды. Ир, дип, ир дә түгел инде ул, бер чир булды башына. Ялгыз яшәүләре бигрәк авыр, озын кичләрдә ялгыз башы. Дөнья булгач, утыны, печәне кирәк. Аннары төнлә Тәлгыя бастырылып, саташып чыга. Иң курыкканы — җен-пәриләр ияләшеп китәр, дип уйлый. Ирсез калгач, болай да көяләнгән җанга тоз сал­гандай, дус хатыны, бу йортта электән бер әбигә җен ияләшкән булган, дип сөйләде. Андый кеше үз-үзенә бикләнеп, кеше керсә җилкәсен куеп утыра икән. Бу әби дә шулай, нык ябыккан, гаиләсе аптырашта калган, ди. Шуннан бер мулла сизеп калган эшнең нидә икәнлеген. Өшкереп, дәвалаганнар моны.

Менә шуны ишеткәч, Тәлгыянең коты очты. Аллаһ сакласын, кеше нәрсә сөйләсә сөйләр, кияүгә чыгарга карар итте. Бер ир белән танышып, тиз генә никах укытты. Беренче айларда матур гына яшәделәр. Эчкече ир тыелып кына торган икән. Әстәгафи­рулласы эчендә булган — бергә яшәү­ләренә ел үтүгә, кая бармасын, сине болай, дип әйтәләр, сине тегеләй, дип әйтәләр, дип тел әйләнмәс ямьсез сүзләр сөйләп җанын ашый башлады. Ә үзе Тәлгыяның түрендә тәмләп-тәмләп ашап утыра бит әле. Чын ир-егет булса, ул хатыны турында сөйләгән гайбәтченең телен тыяр иде, мөгаен.
— Син бит минем гомер юлдашым булдың, бер йортта яшибез, бер урында йоклыйбыз, ник син алай кыланасың? — дип әйтеп тә карады Тәлгыя. Ирнең яхшы яклары да күп: эштән башканы белми, нәрсәгә тотынса, җиренә җиткереп куя. Әмма айнык чагы аз шул. Пенсиясе килү белән кибеткә йөгерә, кибеттән — Румиягә. Бу хәлләргә берничә тапкыр түзүен түзде Тәлгыя. Әмма аның холык та кәнфит түгел. Зур тавыш чыгармый гына, исемсез бармагы белән ишеккә күрсәтте ул чәйнәшеп утырган иргә. Башка сүз булмады. Исерек хатыннар кебек гауга чыгарып, артык сүз сөйләргә яратмый ул. Бер ай чамасы вакыт узгач, ир айныды булса кирәк, Тәлгыяга шалтыратты. “Миңа ул сүзләрне Румия җиткерде бит”, – диде ул.
Ә ул аның күптән аерылган чираттагы хатыны иде. Алдан белмәде бит Тәлгыя, Хәлил белән никах укыткач кына аңлады. Кибет төбендә “чәкүшкә” теләнеп торган Румия белән юньле ир торамы соң? Ишетәсе сүзе булгандыр инде Тәлгыянең. Беренче ирен дә шул хатын аздырып юлдан яздырды түгелме соң әле?! Әйе, шунда эчеп ятты шул. Атна узгач мәрхүм каенанасы барып алган иде бит улын шул йорттан. “Син Тәлгыянең тырнагыңа да тормыйсың”, — дигән бианасы. Тәлгыя тормышына тыгылып күп зыян салды бу явыз хатын.
Исерек ирләреннән җиңел генә котылса да, ярыйсы гына интекте инде көндәше Румия яманлыгыннан Тәлгыя.
Хәлил белән кавышкан көннәре генә иде. Тик торганда аягы бүрәнә кебек шешеп чыкты. Атлый алмаслык хәлгә җиткән Тәлгыяне Хәлил табибка алып барды. Анализларыгыз әйбәт, безнең чир түгел, диде табиблар. Инде кая барып бәрелергә – шеш бөтен тәнгә тарала башлады. Мондый вакытта хатын-кыз багымчыга өмет баглый. Ул да шулай итте. Ат хакы сорамаслар, дип, багымчыга китте. Аларның җавабы әзер – сихер. “Аяк киемеңә салганнар, җаныкаем, үтерергә эшләнгән. Җомга көн мәчеттә җиде мулла өшкерә, шунда бар. Тагын, менә”, – дип бер кечкенә кәгазь тоттырды. Ул ничек кушса, Тәлгыя шулай эшләде. Машина яллап, җиде мулла өшкерә торган мәчеткә юлланды. Азрак хәле җиңеләйгәндәй булса да, бер атна чамасы вакыт үтүгә тагын начарланып китте. Төннәрен куркыныч төшләр күреп, саташып торып утырды. Турыга каткан аякларына карап елап та алды. Шулай да, өметен өзми күрәзәче биргән адрес буенча барып карарга булды. Күрше районның бер төпкел авылында яшәүче өшкерүчене эзләп юлга чыкты. Анда аны әниле-кызлы икәү каршы алды. Тәлгыянең саргайган йөзен күреп, яшьрәге, “Минем көчем җитә торган түгел”, — дисә дә, биле кәкрәеп идәнгә чаклы бөгелеп төшкән әби, өметләнеп карап торган хатынның пульсын тотып карады да, “Иртәгә кил, мин яшисемне яшәгән инде”, — диде.
Икенче көнне түземсезләнеп көтте бичара Тәлгыя. Ул барып кергәндә әби ап-актан киенгән иде. Хатынны да ул ап-ак җәймәгә төреп сәкегә яткырды. Бик озак итеп догалар укыды, өшкерде, сөякләре чыгып кәкрәйгән бармаклары белән авыруның тәннәрен сыйпады. Бик озак булашканнан соң үзенең хәле бетеп, гөрселдәп диванга ауды. Моннан соң Тәлгыя чыннан да яңа туган бала кебек йоклады, иртән торуга аяк шешләренең эзе дә калмаган иде. Ә аны өшкереп дәвалаган әби иртәгәсен ахирәткә күчте.
Бу хәлләрдән соң бик озак уйланып йөрде Тәлгыя. Беркөн килеп, үзе дә намазга басты, җентекләп догалар өйрәнде. Салыштырырга яраткан Хәлилгә бу, әлбәттә, ошамады. Каршы сүз әйтмәсә дә, Тәлгыянең догалар укуы аның шайтан оялаган күңеленең саруын кайнатты. Шуның өчен дә ул Румия белән очрашулар эзләп урамга чыга торган булды. Эзләгән табар, диләр. Тапты, Румиянең ахирәтендә күреште алар, икесе рәхәтләнеп барча дөньяны сүктеләр, бергә булган “бәхетле” көннәрен сагынып бер генә түгел, икешәр шешә бушаттылар. Шуннан тузынып кайтты да инде соңгы мәртәбә Хәлил. Терсәкне тешләп булмый, язмышларны үзгәртеп булмаса да, ялгышларны төзәтергә була. Тәлгыя дә ялгышын төзәтте. Хәлил белән араны өзде. Ник үзеңнән көлдереп яшәргә?
Эх, кайда икән ул хатын-кыз өчен дуэльга чыгарга әзер торган ир-егетләр? Әллә башлары белән көмешкә, сырага чумган өчен шундый йомшак, җил кайда иссә шул якка ава торганмы соң алар. Әллә хатын-кыз үзен-үзе аклый, яклый алган өченме, монысын әйтүе авыр. Дөрес, хатыннарына авыр сүз әйтеп рәнҗеткән ирләр күп ул. Хатын-кыз кая барсын, баласының атасы, акча алып кайта, аек чагында бигрәк әйбәт, уңган, дип, тагын бик күп сәбәпләр табып гаиләне саклап яши. Мондый хатыннарга сабырлык-түземлек һәм чыдамлык медале бирерлек. Бәлки тора-бара депутатларыбыз шундый медаль булдырыр да әле.
Сүзне гайбәтчеләрдән башлаган идем бугай. Алар да шушы ир төсле салыштырган чакта телләре ачыла инде. Аек кеше кеше сөйлимени бу заманда? Закон каты, һәрбер җирдә диктофон, видео төшерә торган корылмалар, тагын әллә нәрсәләр бар. Авызыңны үлчәп ачарга өй­рәтерләр.
Әй, бу аракы кемнәрне генә юлдан яздырып башына җитми дә, кемнәрне генә бәхетсез итми, нинди генә гаиләләрне аермый.Тәлгыя дә шул меңнәр арасындагы бер аракы һәм көнчеллек корбаны түгелме соң?

Читайте нас: