Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2019, 23:10

Өйдәге чыршы энәләрен коймасын өчен нишләргә?

Чыршыны бизәр алдыннан бер аспирин сәдәфе, ике аш кашыгы шикәр комы салынган су сиптереп чыгыгыз.

Әгәр сез тере чыршы агачы алып кайтып, өйгә утыртып куйсагыз, ул икенче көнне үк энәләрен коя башлар. Елка саргаймасын, энәләрен коймасын өчен киңәшләрне «Челнинские известия» сайты язды.
Агачны сулы савытка утыртып куярга кирәк. Суга бер аспирин сәдәфе, ике аш кашыгы шикәр комы салып җибәрегез.
Чыршыны сулы савытка куясыгыз килмәсә, бизәр алдыннан бер аспирин сәдәфе, ике аш кашыгы шикәр комы салынган су сиптереп чыгыгыз. Су тамчылары кипкәч, чыршыны бизәргә була.
Чыршыны җылыту батареялары янына куймагыз. Юкса энәләр бик тиз коелып бетәр, бер ысул да ярдәм итмәс.
Читайте нас: