Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 декабрь 2019, 14:00

Беренче тапкыр – электрон форматта

2020 елның 1октябреннән 31енә кадәр Бөтенрусия исәп алу кампаниясе узачак. Әлеге көндә әзерлек эшләре бара. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүне сорап «Бөтенрусия исәп алу - 2020» мәсьәләләре буенча район уполномоченные Эльмира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттем.

– Эльмира Борисовна, исәп алу ни өчен кирәк?
Исәп алу ил халкының төгәл санын, аның тормыш шартлары, белеме, илнең милли составы турында белергә мөмкинлек бирә. Узган исәп алудан соң үткән вакыт эчендә демография, социаль һәм икътисад өлкәсе күрсәткечләре бәяләнде. Бу мәгълүмат якын елларга халык исәбен һәм илнең социаль-икътисади хәлен күзалларга нигез булып тора.
– Әлеге көндә исәп алуга әзерлек нинди дәрәҗәдә?
– Соңгы халык исәбен алу кампаниясе 2010 елда үткәрелде. Аңардан соң Русиядәге кебек үк безнең районда да демографик торыш (үлем, никах, аерылышу, күчеп китү) үзгәреш кичерде. Шуңа да Бөтенрусия исәп алу - 2020 чарасын үткәрүгә әзер­лек­нең төп бурычлары торак һәм торак булмаган төзелеш, адреслы хуҗалыкларны тәртипкә ки­те­рү, шулай ук торак пунктлары картасын детальләштерүдән гыйбарәт.
1 августтан 31енә кадәр 15 регистратор торак пунктларында йөреп, биналар һәм адреслы хуҗалыклар турындагы мәгъ­лүматны актуальләштерде. Моннан соң халык исәбен алу буенча уполномоченный һәм район дәрәҗәсендәге инструктор махсус автоматлаштырылган системада мәгълүматларны яңартты һәм картографик материалларны тәртипкә китерде. Алар нигезендә исәп алуны уздыру планы булдырылачак.
Әлеге көнгә автоматлаштырылган системага электрон карталар формалаштырыла.
– Кампаниянең үзенчәлеге нәрсәдә?
– Булачак исәп алуның үзен­чәлеге шунда: ул беренче тапкыр электрон форматта уздырылачак. Барлык исәп алучыларны да планшетлар белән тәэмин итү каралган.
– Кампания ничек үтәчәк?
– Исәп алучыларны махсус киеме һәм белешмәсе буенча танырга була. Шулай ук гражданнар исәп алу кәгазьләрен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында үзаллы тутыра ала. Интернет-исәп алуга керү мөмкинлеге Дәү­ләт хезмәтләре порталы белән кулланучыларның барсына да биреләчәк.
Исәп алуны үтүне раслау сыйфатында респондентка цифрлы код бирелә. Аны исәп алучыга күрсәтү дә җитә, яңадан сорауларга җавап бирү кирәкмәячәк.Шулай ук күпфункцияле үзәкләр биналарында стационар участоклар эше оештырылачак.
– Исәп алганда нинди сораулар бирелә?
Халык исәбен алу өчен бланкларның өч формасы расланды. Төп бланк-анкетада 23 сорау бар. Алар җенес, яшь, гражданлык, милләт, телләрне бе­лү һәм куллану, белем, мәш­гульлек, акча кереме чыганаклары, миграциягә кагыла. Шуны билгеләргә кирәк: исәп алу программасында керем кү­ләме турында сорау юк, ул бары тик аның чыганакларына гына кагыла. Телләр белү турындагы сорау киңрәк. Бу юлы көн­кү­рештә чит телләрне түгел, ә Русия халыклары телләрен куллану турында өстәмә сорау бар. Бу нинди телләрне сакларга ки­рәк­леген аңларга булышлык итәчәк.
Икенче бланкка торак шартлары турында сораулар кер­тел­гән. Анда торак йортның тибы, төзелгән вакыты, гомуми мәй­даны, бүлмәләр саны, төзек­лән­дерү төрләре турында җиде сорау бар.
Өченче бланк безнең илдә вакытлыча яшәүчеләргә кагыла.
Исәп алу тәмаланганнан соң, мәгълүмат арытабан эш­кәр­те­лү­гә тапшырыла. Җаваплар нинди төрдә бирелүгә карамастан, граж­данинның исем-шәрифләре күрсәтелми, мәгълүматлар гомуми рәвештә кулланыла.
– Бөтенрусия халык исәбен алу эмблемасы нәрсәне аң­лата?
– Логотип чараның гомум милли масштабта булуын чагылдыра, Русия халкының милли бердәмлеге турындагы идеяне күрсәтә.
Төрле төстәге кешеләр күп милләтлелекне, кешеләрнең үзен­чәлеген һәм кәефен чагылдыра, сөйләм болытлары ке­ше­ләр­нең исәп алу вакытындагы мәгълүмат тапшыруын символлаштыра.
Дүрт төс Русиянең уникаль колоритын күрсәтә. Зәңгәр төс – диңгезне, кызылы – таулы урыннарны, сарысы – иген басуларын, яшеле – урманнарны аңлата. Эмблема астындагы «2020» саны исәп алуның елын һәм бер-берсе белән сөйләшүче кеше­ләрне символлаштыра: «ике» саны – иңбашы белән кеше сурәте, «ноль» саны – диалог тә­рәзәсе.
– Исәп алуның рәсми сайты белән дә таныштырып үтик.
– Бу сайт – https://1year.strana2020.ru/ «Год до переписи», «ВКонтакте» социаль челтәрендә янә бер рәсми бит бар: https://vk.com/strana2020/ Төркемгә кушылып, Бөтенрусия халык исәбен алу турындагы соңгы яңалыкларны белеп барырга мөмкин.
Эльмира Гәрәйшина әңгәмәләште.
Читайте нас: