Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2019, 12:20

Кунакларга – безнең шәраблар

Русиядә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен чит ил шәраблары сатып алу тыелды. Дәүләт сатып алуларына чит илдә җитештерелгән шәраблар кертелергә тиеш түгел.

Русиядә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен чит ил шәраблары сатып алу тыелды.
Дәүләт сатып алуларына чит илдә җитештерелгән шәраблар кертелергә тиеш түгел. Әмма бу кибетләрдә чит ил шәраблары юкка чыгачак дигән сүз түгел. Элегрәк дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә кунаклар һәм делегацияләр каршы алганда чит ил шәрабларын сатып алуны чикләү тәкъдиме белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыгыш ясаган иде. Ведомство да билгеләп үтүләренчә, мондый табыннар өчен шәрабларның 80 проценты Италия, Испания, Чили, Португалия, Чехия, Грузия, Венгрия, Аргентинадан сатып алына торган булган. Читтән кертелгән шәрабларны сатып алуга чикләүләр Русия шәраб җтиештерүчеләр продукциясен сату мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк, дип аңлаталар министрлыкта. Русия җитештерүчеләре моңа бик шат, әлбәттә. Чөнки югары дәрәҗәдәге делегацияләр каршында үз продукцияңне күрсәтә алу һәм иң яхшы реклама булып тора бит. Әмма мондый табыннарга чыгарырлык шәрабларыбыз бармы соң безнең?
Русия виноград үстерүчеләр һәм шәраб җитештерүчеләр берлеге президенты Леонид Попович бар дип ышандыра:
– Бер генә илдә дә дәүләт дәрәҗәсендәге кабул итүләрдә чит ил эчемлекләре һәм ашамлыклары кулланылмый. Киресенчә, һәрбер ил үзенең сыйфатлы товарын чын горурлык белән күрсәтә. Бүгенгесе көндә безнең предприятиеләр башкаларга тәкъдим итәрдәй югары дәрәҗәдәге шәраб җитештерә. Русиядә дөнья дәрәҗәдәсендә шәраб җитештерүче, ким дигәндә, өч дистә предприятие бар. Аларның продукциясе, халыкара конкурсларда даими рәвештә җиңүләр яулап, бүләкләр ала. Русия шәрабларының югары дәрәҗәсе “Роскачество”ның масштаблы тикшерүләре барышында да расланды. Безнең илнең күп кенә эчемлекләре импорттан калышмый, ә арзанлы бәя сегментында һәрвакыт диярлек чит илләрнекеннән яхшырак. Чикләүләр Евразия икътисади берлеге илләреннән килгән эчемлек һәм ашамлыкларга кагылмый. Хәзер дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар чикләнгән продуктлар исемлегендә шәраблардан тыш, балык һәм уылдык, ит һәм сөт, сыр, ак май, дөге дә бар. Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алырга ярамый торган продукция исемлегенә каты эчемлекләрне дә, мәсәлән, коньякны да өстәргә кирәк. Русия продукты сыйфаты буенча французлардан калышмый, – ди Леонид Попович.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: RG.ru
Фото: Aif.ru
  • Читайте нас: