Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар 2020, 00:35

Без кайттык

Иң хәтердә уелып калган үзенчәлекле Яңа ел төне кияүгә чыккан елны булды. Без өйләнешкәндә ЗАГС силсәвиттә иде әле. Авылларыбыз да күрше генә. Шуңа күрә хәзерге яшьләр кебек туйны “тәгәрмәч өстендә” үткәрмәдек, ә иркенләп бөтен йолаларны үтәп, ике якта да өйдән-өйгә ашка йөреп бәйрәм иттек.

Иң хәтердә уелып калган үзенчәлекле Яңа ел төне кияүгә чыккан елны булды. Без өйләнешкәндә ЗАГС силсәвиттә иде әле. Авылларыбыз да күрше генә. Шуңа күрә хәзерге яшьләр кебек туйны “тәгәрмәч өстендә” үткәрмәдек, ә иркенләп бөтен йолаларны үтәп, ике якта да өйдән-өйгә ашка йөреп бәйрәм иттек. Йола буенча кияүгә киткән кызны ире белән парлап атна-ун көннән туган йортына кунакка чакыралар. Безнең туй 24 декабрьдә булды, шуңа күрә кунак итү Яңа ел каршылау киченә тәгаенләнде. Кияүгә чыкканчы Туймазыда эшләп, туй алдыннан гына увольняться итеп кайткан идем. Җитәкче урынында булмау сәбәпле хезмәт кенәгәсен яңадан барып алырга калды. Ә мин Уфада эш таптым һәм анда елның беренче көнендә үк кил, диделәр. 31 декабрьдә Туймазыга барып килми чара юк иде. Ә ирем ул көнне кичке сәгать җидегә кадәр эшли. Нишләргә? Кияүгә киткән кыз беренче тапкыр туган йортына ялгызы кайтырга тиеш түгел диделәр безгә. Шуңа авыл башындагы тукталышта очрашырга сүз куештык та, үзем генә юлга кузгалдым. Телефоннар юк иде әле. Ирнең эшеннән чыгып кайтып җитү вакытын чамалап, Туймазыда “попуткага” чыгып бастым. Башка вакытта булса торыр идем әле бер-ике сәгать. Ә монда танышлар очрады да “выжт” итеп авыл башына сәгать җидегә кайтарып та куйды. Ярый, мин әйтәм, көн матур, җылы, өшемәм. Авылга керүче машиналардан тукталыш артында качып калу кызык тоелды башта. Сәгать сигез тиз тулды. Тугызын да тутырдым. Ә менә аннан соң вакыт туктады. Өшетә башлады. Җылынырмын да, вакыт та тизрәк үтәр дип бии, таптана торгач, тукталыш әйләнәсе асфальт булды. Кычкырып җырлап та ялыктым. Ныграк сикерсәм, туып үскән өйкәемнең түбәсе дә күренә. Тик ничек мин - кияүдәге хатын - ялгызым кайтып керим анда? Ун тулды... Унбер... Башка әллә нинди шомлы уйлар йөгерә. Бер яктан, ирем өчен хафаланам. Икенче яктан, кайдадыр еракта улаган тавышлардан куркам. Бәйрәм кайгысы калмады. Елый-елый әни янына йөгереп кайтмый ничек түзгәнмендер, әле булса аптырыйм. Ирем унике тула унбиш минутта гына бер машинадан төшеп калды. Яңа ел кичендә “попутка” тота алмый азапланган, һәр чат саен диярлек күчеп утыра-утыра кайткан булып чыкты. “Әйдә, йөгердек!” - ди. Ә минем аяклар өшүдән оеган. Йөгереп кенә булмый бит! Чак язылып киттеләр. Без өйгә атылып килеп керүгә ике әни белән әти дә каршыга ташланды.
“Исән икәнсез, балакайларым!”- дип еларга керештеләр. Уфадагы күршеләрнең шәһәр телефонына шалтыратып, безнең көндез үк чыгып киткәнлекне ачыклаганнар. Тик иремнең эштә булуын да, минем Туймазыдан уравымны да белмиләр.
Шулай итеп ир хатыны буларак туган йортыма кунакка кайтуым гомерлеккә истә калды. Ни гаҗәп, мин - берәрсе “әптечи” әйтсә дә чирләп чыга торган кеше, ул чакта чирләмәдем. Ә ирем белән, Аллага шөкер, унбиш ел бергә яшибез, балаларыбыз үсеп килә.
Айгөл Сабирҗанова сөйләгәнне Эльмира Ибраһимова язып алды.

Автор : Ибрагимова Эльмира
  • Читайте нас: