Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар 2020, 22:25

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Бервакыт табибка ике колагы да пешкән бер кеше килгән.-Нишләдең?-Менә чалбар үтүкләп ятканда, телефон шалтырады.-Шуннан?-Мин телефон дип ялгыш үтүкне колакка куйганмын!-Ә икенче колагыңны ничек пешердең?-Ну ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк бит инде! Үтүкне тагын телефон дип икенче колакка куйганмын...

***
Берәү сукыр хәерчегә акча биргән һәм тегесенен, акчаны алып кесәсенә салганын күреп:
Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кинога киткән иде, мине үзе урынына утырырга сорады. Ә үзем мин телсез…
***
Ир белән хатын ашап утыралар. Хатыны авызын чапылдатып ашый. Ире туеп хатынынын маңгаена кашык белән тондыра.
- Я Хода, нәрсә өчен???
- Бүтән чапылдатып ашамас өчен!
Кич җитә йокларга яталар. Төнлә ир мендәр астыннан кашыгын чыгара да йоклап яткан хатынының маңгаена каты итеп тагын тондыра.
- Я Хода, монысы тагын нәрсә өчен???
- Исемә төшкән саен ачуым чыга!
***
Суалчан малае әнисеннән сорый икән:
-Әни, әти кайда ул?
-Дуслары белән балык тотарга чыгып киткән иде, улым.
***
Хатыны кибеткә чыкканда, иренә баласын коендырырга әйтеп калдыра. Кайтып керсә, ире баланы колагыннан тотып ваннага салып маташа.Хатыны:
-Нишләвең бу? Баланың колагын өзәсең бит!
-Колак нәрсә, монда минем кул пешә әле...
***
Бер профессор үзенең коллегаларына сөйли:
-Төш күрәм, имеш мин студентларга лекция укыйм. Уянып китсәм, чынлап та лекция укыйм икән!
Читайте нас: