Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар 2020, 00:20

Фирдүс Тямаев: Мин сезне просто люблю!

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, туган авылына кайтып, карлар көрәп, утыннар ташып, әнисенә булышып, бәйрәм көннәрендә шактый эшләр башкарганнан соң, Яңа елны бәйрәм иткәнен Инстаграм битендә күрсәтеп-язып барды.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, туган авылына кайтып, карлар көрәп, утыннар ташып, әнисенә булышып, бәйрәм көннәрендә шактый эшләр башкарганнан соң, Яңа елны бәйрәм иткәнен Инстаграм битендә күрсәтеп-язып барды. Яңа ел иртәсендә исә тамашачыларына видеоязма аркылы бәйрәм котлавын җиткерде ул. Гадәттәгечә, уен-көлке яратучы артистның сүзе мәзәксез генә түгел. "Кичә котлармын дигән идем, уянып китсәм, бүген 1нче гыйнвар!” – дип шаяртудан башлана видеоязма. “Хөрмәтле, яраткан, кадерле дусларым, тамашачым! Сезне 2020 елның беренче көне белән чын күңелдән тәбриклисем килә. Үземнең исемнән, гаиләм, Тямаевлар нәселе исеменнән котлыйсым килә. Беләсезме бәхет нәрсә ул? Һәр туар таңга шатланучы, һәрнәрсәдән матурлык табып шатланучы кеше – иң бәхетле кеше. Беләсезме, иң зур байлык кайда ул? Иң зур байлык – ул яныңда яраткан хатының, яраткан балаларың, әти-әниең, туганнарың булу. Һәрберегезне Аллаһы Тәгалә шушы бәхеттән, шушы байлыктан аермасын. 2019 ел минем өчен бик матур ел булды. 2020 елда да һәрберегезгә уңышлар телим. Иң мөһиме - илебез тыныч булсын, кайгы-хәсрәт килмәсен. Минем иҗатымны яратып килгән, залда утырган, кул чапкан һәрбер тамашачыма аерым зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу дөньяда шатланып яшик, шаярып, елмаеп яшик. Беләсезме, исән кеше – ул шаярып, елмаеп яшәүче кеше. Сезгә гаилә бәхете телим, өстәлләрегез мул ризыклы булсын, якыннарыгызны яратып, яратышып яшәгез. Мин сезне просто люблю!” - дип җырчы ихлас теләкләр белән тамашачыларына мөрәҗәгать итә.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: