Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.
— Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!
Ире күлмәк-штанын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе
очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?”
Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.
— Әй, син, нәрсә эзлисең анда?
Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.
— Рәшиттән хатыны киткән.
— Шулаймыни? Кәефе ничек соң?
— Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.
— Ахыры күңелсез тәмамланган бер китап укыдым
— Хатын-кыз булып киенгән кешенең җинаятьче икәнен каян белдегез?
— Ул бер витрина янында да тукталмады.
— Сине ни өчен утырттылар?
— Яңа елга бүләкләрне бик иртә әзерли башлаганга.
— Кибет әле ачылмаган иде…