Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2020, 12:15

Бездә дә булмас димә

Американың Висконсин штатында автомобиль хуҗасы машинасына кар бәргән балаларга ут ачкан. Бу хакта CNN телекомпаниясе урындагы полициягә сылтама белән хәбәр итә.

Яраланган кыз белән малай дәваханәгә эләккән.
Американың Висконсин штатында автомобиль хуҗасы машинасына кар бәргән балаларга ут ачкан. Бу хакта CNN телекомпаниясе урындагы полициягә сылтама белән хәбәр итә.
Телекомпания мәгълүматлары буенча, урамда уйнап йөрүче бер төркем балалар үтеп баручы машиналарга кар бәрә һәм ул Toyota маркалы автомобильгә тия.
Машина хуҗасы кинәт балаларга ата башлый, нәтиҗәдә, 12 яшьлек кыз һәм 13 яшьлек малай яралана. Балаларга ут ачкан ир арытаба машинасына утырып китеп бара.
Әлеге вакытта аларның икесе дә дәваханәдә ята, балаларның гомеренә куркыныч янамый. Полицейскийлар сабыйларны яралаган кешене эзли.



Фото: News.myseldon.com
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: