Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2020, 13:50

Изгелекнең юктыр чикләре

Шулган балалар һәм үсмерләр социаль приютында ел әйләнәсендә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә. Әмма балаларның иң яраткан бәйрәме – ул Яңа ел. Бу бәйрәмдә аларны кемнәр генә котламый. Үткән Яңа ел бәйрәмендә бирегә бик күп кунак килгән иде.

Изгелекнең юктыр чикләре
Шулган балалар һәм үсмерләр социаль приютында ел әйләнәсендә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә. Әмма балаларның иң яраткан бәйрәме – ул Яңа ел. Бу бәйрәмдә аларны кемнәр генә котламый. Үткән Яңа ел бәйрәмендә бирегә бик күп кунак килгән иде. Быел да алар озак көттермәде – күчтәнәчләре, бүләкләре белән биредә тәрбияләнүче балаларга яңа ел кәефе тудырды. Беренчеләрдән булып Уфаның 86нчы гимназиясе, «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте бүләкләр тапшырды, район юл төзү -ремонтлау идарәсе директоры Ильнур Кәрәмов өстәл уеннары алып килде, Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче, Әрибаш мәктәбе коллективлары күчтәнәчләрен тапшырды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел да зур бүләкләр белән килә, быел алар баскетбол щиты алып килгән. Ә Россельхозбанк хезмәткәрләре чаңгы һәм хоккей таяклары бүләк итте. Приютка теләге булган һәр кеше бүләк һәм күчтәнәч тапшыра ала. Иске Чокыр авылыннан Зинфира һәм Бәхтегәрәй Әрманшиннар, Тәтешледән Айсылу Шәрифҗанова , Нефткамадан «Ангел-подорожник» хәйри фонды балаларның күңелен күтәрүгә үз өлешләрен керткән. Алдагы көннәрдә дә әле приютка кунаклар күп киләчәк. Һәр килгән кешегә ачык йөз күрсәтеп, рәхмәт йөзеннән музыкаль күчтәнәчләр белән озата балалар. Аларны искә төшереп, изге гамәлләр кылган һәр кешегә сөенә сабыйлар.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: