Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2020, 12:05

"Президент" кәнфитен ашап караганыгыз бармы?

Омскида балаларга Яңа ел бүләкләрендә составында чили борычы һәм аракы булган, Владимир Путинның йөзе сурәтләнгән "Президент" кәнфитләрен таратканнар.

Аның составында аракы белән чили борычы бар икән. Омскида балаларга Яңа ел бүләкләрендә составында чили борычы һәм аракы булган, Владимир Путинның йөзе сурәтләнгән "Президент" кәнфитләрен таратканнар.
Кәнфитләрне "Джи Си Алтын кәнфитләр" компаниясе җитештерә. Алар "Президент трюфельләре" дип атала. Компания фикеренчә, кәнфит составындагы имбирь дәүләт башлыгының аерым сыйфатларын - "үз-үзенә ышанычын, тынычлыгын һәм харизмасын" ачып бирә, шул ук вакытта чили борычының кискенлеге Русия лидерының "гаделлеген, алдан күрә белүен һәм үткенлеген" характерлый.
Шунысы кызык, компания Владимир Ленин сурәте төшерелгән "Ильич" кәнфитләрен дә чыгара. Тик балаларны бу кәнфитләр белән сыйламаганнар.
Фото: Газета.ру
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: