Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 гыйнвар 2020, 13:20

“Картая Салават та!”

Җырчыга ничә яшь тулуын белеп алучылар арасында шулай дип әйтүчеләр дә булыр, мөгаен.

Бүген Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды.
Котлыйбыз, Салават әфәнде! Арытаба да рухланып җырларга, халкыбызга уфтанмый хезмәт күрсәтергә язсын. Милли сәнгатебез абруен саклап калуда зур уңышлар телибез.
Милли эстрадабызга нигез салуда, аны үстерүдә, дәрәҗәсен саклауда, баетуда зур өлеш тырышлык һәм осталык салган шәхес буларак якташыбыз иң җылы теләкләргә лаек. Социаль челтәрләрдә дуслар, шәхсән үзегез дә котлый аласыз Салават Зәкиевичны. Әйткәндәй, җырчыны кичә үк тәбрикли башлаганнар иде инде.
Нишлисең, яшь бара инде ул. Яшисе гомерләр булсын әле, ир кеше өчен алтмыш нәрсә инде ул? “Бабай дисәләр, дисеннәр, картайган димәсеннәр!” дигәнчә, җырчы өчен бу бала- чага яше генә. Ә бабай дигәндә, Салават Зәкиевич бабай булгач та, татарның иң шәп бабайларының берсе – Аксакалы булыр, булсын әле!

Автор : Төхвәтуллина Алсу

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Kartaya-Salavat-ta-68665/

Читайте нас: