Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 гыйнвар 2020, 18:35

Кияү һәм әби

Хатын-кызлар көне алдыннан бер танышым чәчәк кибетеннән ике чәчәк гөлләмәсе күтәреп чыкты. «Ник син гел ике букет аласың», дип кызыксындым. «Берсе – яраткан хатыныма, икенчесе – минем бәхетемне карап үстергән әбиемә», – дип җавап бирде ул.

Теща һәм кияү
Хатын-кызлар көне алдыннан бер танышым чәчәк кибетеннән ике чәчәк гөлләмәсе күтәреп чыкты. «Ник син гел ике букет аласың», дип кызыксындым. «Берсе – яраткан хатыныма, икенчесе – минем бәхетемне карап үстергән әбиемә», – дип җавап бирде ул.
Кыз үстергән кайсы гына ана шушындый кияү турында хыялланмый, үз баласының бәхетле булуын теләми икән. Бай, фатирлы, акчалы, яхшы эше дә булсын, арты да нык, холкы да фәрештәдәй булсын. Әй, ир баланың бәхете хатыннан булса, кыз баланың бәхете ирдән, ди халык. Тик кияү сайлаганда кайбер кызлар сайлана-сайлана сазга бата шул. Кыскасы, юньсез кияү сайлый да куя. Аннан соң, яшәсен теща булдыксыз кияү белән. Кияү белән әби арасындагы низагка кыз гаепле. Шул көннән алып яшәтмим, аерам, дип теща җиңнәрен сызгана, чөнки ул газиз баласын кызгана.
Кияүләрдә төрле була: берәүләре каторгага эләккән кебек язмышы белән килешеп, әби көенә бии, икенчеләре исә коммунистлар капитализмга ничек каршы торган булса, шул мәгънәдә көрәшеп яши. Яшәмәс иде, хатынын ярата. Ә хатын әнисе яныннан китми. Тещалар турында берсеннән – берсе кызык анекдотлар шул кияүләр авызыннан чыга да инде. Әлеге вакытта тещалар турында анекдотларны сөйләми башладылар, чөнки күп гаиләләргә пенсиягә чыккан әбиләре булыша. Әле оныгына бакчага, әле мәктәпкә түләргә, әле кызына яхшы тун кирәк. Кияүне акча эшләргә дә үз акчасына билет алып, себер якларына теща озата. Ярый әле минем кызым юк, дип сөенеп куям кайчагында, чөнки киленнәр кайнәдән акча сорамый, ямьсез анекдотлар да чыгармыйлар. Алар кайнәдән ераграк яшәүне хуп күрә. Ерактагы кояш яктырак, ип сөенеп куясың.
Кайсыбер кияүләр, әлбәттә башлы һәм хәйләкәр була. Гаиләнең керемен, чыгымын һәм кияүнең һәрбер адымын тикшереп торган тещага ял йортына яки дөнья буйлап йөреп кайтырга юллама бүләк итә. Әйе, бар андый кияүләр. Бик якын танышымның өч кызы бар. Кызлары булгач, кияүләре дә табылган. Ул аларны үзенчә яратып: берсен бай кияү, икенчесен уңган кияү, өченчесен игелекле кияү, дип атап йөртә. Кияүләрен шулай мактап кына торган әбинең урыны түрдә. Тормыш шулай бит ул, син кешегә яхшы мөнәсәбәттә икән, ул да сиңа карата яхшы була. Бу безнең көзгегә карап елмаеп торуыбыз кебек. Бик усал тещаларның да акыллысы була, бик юньсез кияүләрнең дә гаиләсе өчен җан атып яшәгәне бихисап. Яшь гаиләне тарткаламый гына, кысылмый гына яшәү – үзе зур акыл.
Изгелек белән игелекне тоя белергә генә кирәк. Әгәр кияүгә булачак тещасы куркыныч түгел икән, димәк бу мәхәббәт. Ир белән хатынга никах Аллаһ ризалыгы белән күкләрдә укыла диләр. Бер-берсенең кадерләрен генә белсеннәр. Акчасы да, байлыгы да бергә табылыр.
Сәгыйдә ИШБЕРДИНА.
Читайте нас: