Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2020, 13:55

Изгелек эшләп миллионер булган

Алтайның Камень-на-Оби шәһәрендә булган вакыйга әкияткә охшаган. 13 яшьлек Иван гади гаиләдә яши. Ул яхшы, киң күңелле бала булып үсә. Беркөнне Ваня шыгрым тулы автобуста бара. Шунда бала күтәргән хатын керә. Билет алырга кирәк, тик хатын баласын кулында тоткан килеш, янчыгыннан акча алалмый интегә. Балалы хатынга урын бирүче кеше дә булмый.

Алтайның Камень-на-Оби шәһәрендә булган вакыйга әкияткә охшаган. 13 яшьлек Иван гади гаиләдә яши. Ул яхшы, киң күңелле бала булып үсә. Беркөнне Ваня шыгрым тулы автобуста бара. Шунда бала күтәргән хатын керә. Билет алырга кирәк, тик хатын баласын кулында тоткан килеш, янчыгыннан акча алалмый интегә. Балалы хатынга урын бирүче кеше дә булмый. Шофер да балалы хатынга кырын карый, билет алмас дип ачуы чыга булса кирәк. Ваня исә бу хатын өчен билет сатып ала. Малай автобустан төшеп калгач кына, балалы хатын аның өчен юлга түләгәннәрен белә. Балалы хатын Наталья блогер һәм язучы булып чыга. Ул социаль челтәргә язып, Ваняга рәхмәт әйтә. Аны эзләп таба, гаиләсенә килә. Наталья бу гаиләнең бик бай булмавын күреп ала. Ваня иҗат мәктәбендә укырга теләсә дә, мөмкинлеге булмый. Бала рәссам булырга тели. Наталья әлеге хәл турында интернетта яза һәм Ваня өчен бүләккә акча җыя башлый. Кыска гына вакыт эчендә миллион ярым акча җыела. Наталья бу акчаны Иванның әнисенә алып килә. Ана елап җибәрә. Ваня исә тыныч кына карый. «Мин нәрсә эшләдем икән? Балалы хатын өчен билет кына алып бирдем бит», — ди.
Бу хакта " Интертат" язган.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Izgelek-eshl-p-millioner-bulgan-71136/

Читайте нас: