Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2020, 14:20

Яратып үстермәгәч, баланы ник табалар икән...

Дүрт яшьлек малайның колакларын өзгәннәр...

Баланы газаплауда аның әнисе һәм үги әтисе гаепләнә. Омск шәһәрендә 4 яшьлек сабыйны җәберләү буенча җинять эше кузгатылды. Колаклары өзелгән, канга буялган, тәннәре күгәргән малайны картәнисе һәм әтисе баланың әнисе белән үги әтисе яшәгән фатирда тапканнар. - Баланың өстендәге юрганын ачып җибәрдем һәм шаккаттым. Аның бер күгәрмәгән җире дә юк иде, - дигән малайның картәнисе. Ул баланы үги әтисе кыйнаган, дип уйлый. Баланы шунда ук дәваханәгә юллаганнар. Әлеге вакытта әни һәм үги атага карата җинаять эше кузгатылган. Алар үзләре дә баланың әтисе белән картәнисен алдашуда гаепләп гариза язган. Малай креслодан егылып төшеп шулай җәрәхәтләнгән, дип белдерә алар.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: