Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2020, 16:30

Гаилә тормышы иминлеге

Гаилә тормышының иминлеге серләре

Беренче сер: гаилә коручының гармонияле, бәхетле гаилә кору максаты булырга тиеш, пар канатсыз үз-үзеңне генә бәхетле итеп булмый, һәркемгә үз пары кирәк.
Икенче сере: нәрсә өчен никахка керү кирәген аңлау. Бу беренче чиратта ялгызлыктан котылу. Нинди генә очракта да яныңда шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша торган кешең булу. Кирәк чагында аңа ярдәм итү – никахның төп вазыйфасы.
Өченче сер: никахка керү ул зур эш, без сайлаган ярыбызны яратырга, тәрбияләргә, ихтирам итәргә өйрәнергә тиешбез. Үз чиратында ул да сине шулай яратып, игелекле, кайгыртучан булырга тиеш. Бу инде ясалма түгел, ә чын йөрәктән булса гына гаилә ныклы була.
Дүртенче сер: ир белән хатын бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга тиеш. Менә шулай уртага салып сөйләшү бер-береңне аңларга ярдәм итә. Синең шул холкың ошамый, яки менә шулай, дип әйтсәң яхшырак булыр кебек сүзләр белән аңлашу ир белән хатынның җитешсезлекләрен аңлап эш итәргә ярдәм итә.
Бишенче сер: Аерылам да икенчегә чыгам, яки башканы алам, дип уйлау. Бу очракта инде күпме партнер алыштырсаң да файдасыз, беренче чиратта үзеңнең холкыңны үзгәртү чарасын күрергә кирәк. Парыңа ягымлымы син, гаиләдә нинди урын алып торасың, якыннарыңны бәхетле итү өчен ни эшләдең? Килеп туган проблемаларны ничек итеп чишәсең һәм башкалар.
Гаилә каленьдареннән.
Читайте нас: