Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2020, 15:55

Изгелекнең юктыр чикләре

Шулган балалар һәм үсмерләр социаль приютында ел әйләнәсендә төрле чаралар, бәйрәмнәр үтә. Әмма балаларның иң яраткан бәйрәме – ул Яңа ел.

Бу бәйрәмдә аларны кемнәр генә котламый. Үткән Яңа ел бәйрәмендә бирегә бик күп кунак килгән иде. Быел да алар озак көттермәде – күчтәнәчләре, бүләкләре белән биредә тәрбия­ләнүче балаларга Яңа ел кәефе тудырды. Беренчеләрдән булып Уфаның 86нчы гимназиясе, «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте бүләкләр тапшырды, район юл төзү-ремонтлау идарәсе директоры Илнур Кәрамов өстәл уеннары алып килде, Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче, Әрибаш мәктәбе кол­лективлары күчтәнәчләрен тапшырды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел да зур бүләкләр белән килә, быел алар баскетбол щиты алып килгән. Ә Россельхозбанк хезмәткәрләре чаңгы һәм хоккей таяклары бүләк итте. Приютка теләге булган кеше бүләк һәм күчтәнәч тапшыра ала. Иске Чокыр авылыннан Зинфира һәм Бәхтегәрәй Әрманшиннар, Тәтешледән Айсылу Шәрифҗанова, Нефткамадан «Ангел-подорожник» хәйрия фонды балаларның күңелен күтәрүгә үз өлешләрен керткән. Алдагы көннәрдә дә әле приютка кунаклар күп киләчәк. Һәр килгән кешегә ачык йөз күр­сәтеп, рәхмәт йөзеннән музыкаль күчтәнәчләр белән озата балалар. Аларны искә төшереп, изге гамәлләр кылган һәр кешегә сөенә сабыйлар.


Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Читайте нас: