Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2020, 11:30

Сөенечле солдат хаты

Иске Кайпан егете Фәдис Тазерҗановның кайчандыр Краснодар краенда булырмын дип төшенә дә кергәне булмагандыр. Бүген ул анда Кропоткин шәһәрендә элемтәче булып хезмәт итә.

Ярты ел элек ямьле җәй иртәсендә дуслары, туганнары, авылдашлары аны шау-гөр килеп озатып калды. Күпләргә вакыт тиз үтсә дә, солдатның үзенә, аны көткәннәргә бик җәһәт кенә узмыйдыр. Менә Яңа елга бер бүләк булып, күңелләргә җылылык, уллары өчен горурлык өстәп, Тазерҗановлар гаиләсенә сөенечле хат килеп төште. Ул Фәдис хезмәт иткән частьтан була.
«Хөрмәтле Изида Глимхановна һәм Финат Фәйзелгаянович! Сезгә улыгыз хезмәт иткән частьтан взвод командиры яза. Солдатның Хәрби ант кабул итүенә, Ватанга тугры хезмәттә булуына ярты ел үтте. Бу кыска гына вакыт эчендә Фәдис хәрби белгечлекне уңышлы үтеп, үз эшенең остасына әверелде. Хәрби әзерлек нормативларын тапшыруда яхшы үрнәкләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә. Үзенә йөкләтелгәнне һәрчак намус белән үти. Фәдис үзен уңган, эшсөяр, намуслы итеп күрсәтте. Командирларга, өлкән иптәшләренә карата һәрчак ихтирамлы, игътибарлы, коллективта авторитетлы.
Шундый ул тәрбияләгәнегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез Фәдис белән чын-чынлап горурлана аласыз. Улыгызның уңышлары сезгә көч, дәрт бүләк итсен. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә!» - диелә ул хатта.
Мәктәптә, аннары нефть техникумында, инде армия хезмәтендә сынатмаган егет, алдагы тормышында да сынатмас. Без моңа чын күңелебездән ышанабыз.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: