Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2020, 17:10

Заман башка – заң башка

Яши-яши, акны – кара, караны – ак, дип әйтер вакытлар да җитте булса кирәк. Бер хәдистә, ахырзаман алдыннан яхшыны яман, яманны яхшы диярләр, дип язылган.

Заң башка заман башка
Яши-яши, акны – кара, караны – ак, дип әйтер вакытлар да җитте булса кирәк. Бер хәдистә, ахырзаман алдыннан яхшыны яман, яманны яхшы диярләр, дип язылган.
Көн дә эшкә машинада юлдаш радиосын кабызып тыңлап барам. Шундый күңелле җырлар, фәһемле, кызыклы тапшыру алып бара өч егет. Шулвакыт рекламага вакыт бирелә. «Кара йома» сүзен ишетү белән кайгылы караңгылыкка чумган шомлы дөнья күз алдына килә. Җомга көн мөселманнар өчен бәйрәм көне булып тора бит. Бу көнне җомга намазы үтмичә сәүдә итү, кер юу, пычрак су түгү кебек гамәлләр тыела һәм гөнаһ санала. Ә монда бөтен дөньяга «Кара йома», дип сату игълан итәләр. Әйе, үз товарын сату өчен эшкуарлар ни генә эшләми. Акцияләр, отыш уеннары , арзанайтып сату көне – аларга күнеккәнбез инде. Ә менә «Кара йома» дигәнен йөрәк кабул итми. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә җомганы махсус рәвештә мөселманнар өчен яралткан. «Шимбә – яһүдләргә, якшәмбе – христианнарга, диелә изге хәдистә. Реклама ясаучылар шуны азрак исәпкә алса иде.
«Юлдаш» радиосы турында сүз чыккач, шунсын да әйтәсе килә: тапшыруны алып баручы егетләрне «теге өчәү» дип атыйлар. «Теге» сүзенең мәгънәсе кемнең, нәрсәнең дә булса читтәрәк торуын аңлата. Гадәттә, теге кеше, теге нәрсә – ул нинди дә булса сәбәп белән атап әйтәсе килмәгән кешегә ишарә итеп әйтелә торган сүз. Уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш, ди халык. Бу сүзләргә игътибар итмәүчеләр дә бардыр, әлбәттә, әмма ләкин матур сүзләр күңелгә май булып ята бит ул. Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы, дип юкка гына әйтми халык.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: