Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2020, 23:35

"Аятел-Көрси"нең шифалары һәм серләре

“Аятел-Көрси” кайсы гына йортта укылса да, анда утыз көн буена иминлек булыр.

“Аятел-Көрси»нең шифалары һәм серләре.
Рәсулуллаһ саләллаһу галәйһи вә сәллам “Аятел-Көрси”не көн саен
җидешәр мәртәбә укып, Үзенә пәри-җен шәрреннән иминлек булдырган.
“Аятел-Көрси” кайсы гына йортта укылса да, анда утыз көн буена иминлек булыр. Кырык көн буена анда сихерчеләр, багучылар керә алмаслар. Бу аятьне үзең дә өйрән, улыңа да өйрәт, күршеләреңнең дә исенә төшер. Коръәндә моннан изгерәк, хөрмәтлерәк, моннан да кадерле, бөегрәк аять юктыр” (хәдис-шәриф)
Бәрәкәт арттыру өчен “Аятел-Көрси”не бер кисәк ефәк өстенә өч йөз унөч мәртәбә укырлар, Һәр укыган саен укучы шул кисәккә өрергә тиеш булыр. Укып бетерелгәч, бу ефәк кисәге йортның берәр югары урынына эленеп куелыр.
Һәр намаз артыннан “Аятел-Көрси”не укысаң, шөкер итүчеләрнең калебе, пәйгамбәрләрнең савабы, изге күңеллеләрнең гамәлләре сиңа бирелер, - дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. (хәдис-шәриф).
Төн уртасында кыйблага юнәлеп, йөз җитмеш мәртәбә хәерле ният белән укылган “Аятел – Көрси” хакына теләкләрең үтәлер.
Дини каленьдардан алынды.
Читайте нас: