Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 гыйнвар 2020, 01:05

Тагын авария...

"Башинформ" хәбәр итә

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән, икесе – дәваханәдә.

18 гыйнварда 15 сәгатьтә Кыргыз-Миякә - Тәтер-Арслан – Стәрлебаш юлының 59нчы километрында "Оpel Astra" автомашинасы белән «Газель» бәрелешкән.

Авариядә "Opel Astra”дагы өч пассажир һәлак булган. “Opel Astra” шоферы һәм «Газель» пассажиры хастаханәгә озатылган.

Юл фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре башланган, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Читайте нас: