Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2020, 22:35

Печән ваклагычка егылган...

Дүртөйле районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында 40 яшьлек хезмәткәрнең фаҗигале үлеме турында язып чыккан идек инде. Дүртөйле районара тикшерү бүлеге әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә.

Бүген Дүртөйле районында булган фаҗигагә бәйле хәл-вакыйгалар ачыкланды.

Дүртөйле районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында 40 яшьлек хезмәткәрнең фаҗигале үлеме турында язып чыккан идек инде. Дүртөйле районара тикшерү бүлеге әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 19 гыйнварда көндез крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәре терлек азыгы әзерли. Күпмедер вакыттан соң ир таеп егыла һәм эшләп торган печән ваклагычка барып төшә. Ул җитди тән җәрәхәтләре ала һәм фаҗига урынында һәлак була.

"Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыкты, судмедэкспертиза билгеләнде, шаһитлардан сорашалар. Тикшерү барышында оешмада хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", - дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: