Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2020, 22:45

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:- Ах, син, юньсез кызый! Әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! Ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!!

Ике корт, тизәктән башларын чыгарып, сөйләшеп тора ди:

- Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яши... Ә нигә без монда?

- Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк дөньяда...

* * *

Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көт тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.

- Нигә вакытыннан алда җыенасың? - дип сорый аннан күршесе.

- Мондагы яңгыр үзәккә үтте...

- Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява ласа.

- Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.

* * *

Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый

- Мин сездә ун ел эшлим инде, тик моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...

- Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! - дип җаваплый начальник.

* * *

Экзамен. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:

- Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?

- 30 минут.

* * *

- Биш мең биреп тор әле.

- Миндә өч кенә мең бар.

- Ул да ярый. Тагын ике меңен тиешле булырсың.

- Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.

Читайте нас: