Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2020, 21:30

Машинага “матур” номер ни хак тора?

Русиядә автомобильләргә “матур” номерлар сата башламакчылар.

“Российская газета” язуынча, аларны сатуның берничә алымы каралган, шул исәптән аукцион аша сатылырга да мөмкин.
Элек “текә” дип саналган номерларны таныш-белешләр аша, акча төртеп, “астан” гына сатып алып була иде. Хәзер ачыктан-ачык сатмакчылар. Болай иткәндә керем “матур” номерлар сату буенча законсыз эшләүче бизнеска түгел, ә төбәк казнасына барачак, дип аңлата белгечләр.
Илнең Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән документка ярашлы, хәрефләре дә, саннары да бертөрле булган, мәсәлән, “О777ОО” кебек дәүләт номерлары иң кыйммәтлесе булачак. Аларның хакы 600 мең сум торачак.
Саннары бертөрле, ә хәрефләре төрле булган, мәсәлән, “О333МН” кебек номерлар өчен 150 мең сум түләргә кирәк булачак.
Хәрефләрнең бертөрле булуы хакны шактый күтәрә. Әйтик, “А500КТ” номеры 100 мең сум торса, “К500КК” билгесе 450 мең сумга төшәчәк.
001, 002,003 санлы дәүләт номерлары өчен бәя 100 мең сум күләмендә куелачак. Ә мондый саннар төзмәсе янында бертөрле хәрефләр торуын теләсәгез, 300 мең сумны әзерләргә кирәк булачак.
010, 020 саннары бераз очсызга төшә. Аларның хакы – 50 мең сум. Әмма бертөрле хәрефләр өстәлсә, бәясе шулай ук менәчәк: 150 мең сум торачак.
Саннарның башка төрле тезмәсе хәрефләре бер үк булганда 200 мең сумга басачак.
Автономерның хәрефләре төрле, ә саннар тезмәсе югарыда телгә алынганнарга карамый икән, димәк, аның өчен дәүләт пошлинасы 5 мең сум булачак. Әле водительләр теркәлү билгесе өчен 2 мең сум түли.
Әйткәндәй, дәүләт пошлинасының күләме төбәкләрдә төрле булырга мөмкин. Ләкин аны ун тапкырдан да күбрәккә арттырырга яки киметергә ярамый.
Моннан тыш, дәүләт номерын саклауга тапшырганда яки “матур” номерлы машинаны мираска алганда аның өчен шундый ук дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: