Күрше чакырган иде, бүген вакыт булмады, иртәгә керермен әле. Теге туганым янына да барып кайтырмын дигән идем, ничек өлгереп булсын ди инде, телефоннан шалтыратып алырмын инде... Һәм шулай, көннәр генә түгел, гомер дә узып китә торгандыр безнең.
Вакыт тыгынлыкка, аның җитмәвенә зарланмаган кеше бар микән? Олылар гына түгел, яшьләр, хәтта укучылар да. Ни өчен ул барчасына да шулай тоела, аның берәр объектив сәбәбе бардыр бит? Соңгы арада шул сорау башымда чуала. Ә бит уйлап карасаң, сәгать уклары шулай ук бара кебек.
Әбиләрнең: «Балалар, ахырзаман алдыннан вакыт тиз үтәр»,- дигән сүзләре бераз курку тудыра. Элеккеләр белми сөйләмәс. Динебездә бу хакта ни әйтелгән икән соң? Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә хәдисе шом сала. «Вакыт тизләнмичә торып, Кыямәт сәгате сукмас. Ел - айга, ай - атнага, атна - көнгә, ә көн сәгатькә охшар, сәгать исә кисәү башы пыскыган кадәр генә булыр». Әстәгафирулла, нәкъ шулай бит!
«Тормыш рәхәт, яшәве җиңел булганга вакыт тиз үтә ул, җәмәгать. Михнәттә яшәсәң, вакытның сәгатен түгел, минутын да үткәрә алмый изаланасың анысы. Шөкер Ходайга. Рәхәттә яшибез бит хәзер», - дип язган бер абзый үзенең социаль битендә. Бу сүзләр дә бик дөрес.
Ә шулай да, ни өчен вакыт хәзер артык тиз үтә? Моны галимнәр төрлечә аңлата. Җир шары үз күчәре һәм кояш тирәли кызурак әйләнә башлаган дип раслый. Хәзерге тәүлек 24 түгел, 18 сәгать кенә икән. Җир шарының пульсы бар, ул да шәбрәк тибә башлаган, ахры. Вакыт – ул кыскарырга һәм озаерга мөмкин булган энергия. Вакытның абсолют түгеллеге, ягъни акрыная һәм тизләнә дә алуы турында галимнәрдән беренче булып Эйнштейн әйтә. Ә бит сәгать уклары элеккечә суга?
Сезгә нидер аңлашыламы ул? Галим эзотерикларның бу хактагы ачышларын кемгәдер аңлату түгел, үзеңә аңлавы да авыр.