Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2020, 22:15

Ирәмәл таулары

Ирәмәл тауларыИрәмәл таулары үзләренең биеклекләре белән Көньяк Уралда икенче урында тора.

Ирәмәл таулары
Ирәмәл таулары үзләренең биеклекләре белән Көньяк Уралда икенче урында тора. Аларның иң биек ноктасы диңгез кимәленнән 1680 метрга күтәрелә. Бу таулар Белорет районында урнашкан. Аның түбәнге итәге 500 --- 700 метр биеклектә. Монда нарат һәм каен урманы. Аннан өстәрәк 700---1150 метр биеклектә чыршы һәм ак чыршы урманнары сузыла. Биек Ирәмәл тауларында 100 төрдән артык үсемлек үсә. Биредә җәнлекләр дөньясы да бай. Ирәмәл таулары күпсанлы туристларның да яраткан урыны.
Читайте нас: