Китаптан бер өзек: "Вәсилә белән очрашып, танышуыбыз очраклы булды. Айгөл Рәшитова белән 2006 елның сентябрендә Вәсиләнең сеңлесе Әлфияне җирләргә бардык. Айгөл, Белорет шәһәренә барырга кирәк иде, дип үтенде. Җеназада катнашу күңел өчен авыр вакыйга булса да, иртән юлга чыктык. Кире кайтканда безнең белән Вәсилә, аның дусты Елена өстәлделәр. Бу вакыйгадан соң озак кына күрешми тордык. 2007 елның язында Василәнең ялгыз концертлары башланды. Аның администраторы ярдәм итүемне сорады. Кайбер оештыру эшләрен башкарырга кирәк иде. Мин кулымнан килгәнне эшләдем. Ул вакытта мөмкинлекләрем бар иде. Рәхмәт йөзеннән мине концертка чакырдылар. Вәсилә үзе дә рәхмәт әйтте. Зал шыгрым тулы иде, концерт зур уңыш белән үтте. Гүзәллектән кеше, ир-ат башын югалта, ди бит халык. Вәсилә белән очраша башладык, безнең дуслык мәхәббәткә әверелде. 2007 елның декабрендә Вәсилә көлә-шаяра: «Илгиз, без шулай картайганчы очрашып йөрербез микән?», дип әйтеп ташлады. Танышуыбызга ярты ел чамасы булгандыр, мин аңладым. Мөхәббәт дигәннәре шушыдыр. Никахлар күктә укыла, диләр бит. Хак икән. 2007 елның 22 декабрендә «Россиянка» ресторанында безнең туебыз үтте. Уфаның үзәге шаулап торды. Зифа апа Нагаева туйның тамадасы булды. Ике яктан да туганнар, дуслар җыелган иде. Истә калырлык мөһим һәм күркәм бәйрәм булды. Зифа Вәлиевна тиешле дәрәҗәдә алып барды бәйрәмне. Аңа гомер буе рәхмәтлебез. Ул безнең гаилә дусты гына түгел, көндәлек киңәшчебез, ярдәмчебез дә булды. Вәсилә белән тугыз елга якын гына яшәп кала алдык. Бу безнең иң бәхетле елларыбыз. Ул яшәп калырга ашыкты. Сәнгатьтә әйтер сүзе, җырланмаган җырлары калды. Гаиләбезнең иң кадерле кешесе булды. Ике сабые үсеп килә, бәлки, берәрсе җырчы һөнәрен сайлар. Мин алар йөзендә Вәсиләне күрәм. Вәсиләмнең җырлары белән яшим, аларны балаларыма тыңлатам".