Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2020, 13:40

Исәп алу талисманы

2020 елның 14 гыйнварыннан Бөтенрусия халык исәбен алу-2020 талисманын булдыруга конкурс башланды.

Статистиканың төп вакыйгасы символын төзүдә һәркем катнаша ала. Бөтенрусия халык исәбен алуның позитив һәм чагу стиленә туры килгән мөһим әйбер – талисман кирәк!
Конкурста Русиянең 18 яше тулган һәр гражданины катнаша ала. Исәп алуның мөһимлеген күрсәтүче һәм киләчәк турында сөйләүче, автор фикере буенча, теләсә кайсы объект сурәте белән өчтән дә күп булмаган эш кабул ителә.
Талисман Росстатның басма, мәгълүмат, реклама һәм башка продукциясендә, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм 2020 елның исәп алу сайтында төшереләчәк. Конкурс җиңүчесе 60 мең сумлык премия алачак.
Эшегезне җибәрү өчен Бөтенрусия халык исәбен алу-2020 компаниясенең https://www.strana2020.ru/ рәсми сайтында һәм Инстаграм аккаунтында урнаштырылган эшегезнең ссылкасын куярга кирәк. Анда @strana2020 ссылкасын билгеләргә һәм #талисман__перепись хэштегын куярга кирәк. Инстаграмга аккаунт ачык булырга тиеш!
Конкурс ике этапта үтәчәк – исәп алу сайтында ачык тавыш бирү һәм икенчесе – жюриның тавыш бирүе. Эшләрне кабул итү 2020 елның 10 февралендә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Конкурс турындагы яңалыклар Бөтенрусия халык исәбен алу – 2020 рәсми сайтының ttps://www.strana2020.ru/contest/talisman; Вконтактеда https://vk.com/strana2020; Фейсбукта https://www.facebook.com/strana2020; Oдноклассникида https://ok.ru/strana2020; Инстаграмда https://www.instagram.com/strana2020/ сайтларында урнаштырылган.
«Башкортостанстат».
Читайте нас: