Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2020, 00:05

Сиңа күпме акча кирәк?

Без телибез - алтыны, Ходай бирә – яртыны...

Төрле шәһәрләрендә үткәрелгән сорау юллау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, русиялеләр уртача аена 92 мең сум хезмәт хакыннан канәгать булыр иде.

Илнең төрле төбәкләрендә аласы килгән эш хакының күләме дә төрлечә. Әйтик, сорауларга җавап бирүдә катнашкан мәскәүлеләр уртача 104 мең сум хезмәт хакын кулай дип санаса, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә аена 102 мең сум кирәк. Новосибирск шәһәрендә 90 мең сум җиткелекле сумма саналса, Түбән Новгородның эш көчендәге кешеләре 70 мең сумга да риза.

Ил буенча ирләр дөнья көтәргә җитәрлек дип саналган хезмәт хакының күләмен 103 мең сум белән чикләсә, хатын-кызлар 80 мең сумга “кешечә” яшәп була, ди. Сорау юллау нәтиҗәләрен “Известия” бәян итте.
Автор: Идрис Саитгалеев.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: