Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль 2020, 20:45

Баласын сатмакчы булган

Чиләбедә яшәүче бер ир баланы төрле әйберләр сатыла торган сайт аша биш мең сумга сатарга маташкан. Бу хакта 74.ru басмасы хәбәр итә.

Бала сату турындагы мәгълүматны ир махсус сайтка урнаштырган.

Чиләбедә яшәүче бер ир баланы төрле әйберләр сатыла торган сайт аша биш мең сумга сатарга маташкан. Бу хакта 74.ru басмасы хәбәр итә.

Савыт-саба сатылган бүлектә Чиләбедә яшәүче бер хатын "бала сатыла" дигән язманы күреп калган. Анда баланың фотосүрәте урнаштырылган һәм "Кыз. Исеме - Маша, биш мең сум. Алсагыз - китерү бушка" дип язылган. Моның турында ул полиция хезмәткәрләренә белдергән.

Чиләбе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе бу факт буенча тикшерү үткәрүен хәбәр итә. Әмма язманы бастырган ир аны алып ташлаган, шуңа күрә аның белән элемтәгә керү мөмкин түгел. Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре ирнең кем икәнлеген ачыклый.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Balasin-5-me-g-satmakchi-bulgan-103930/
Читайте нас: