Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль 2020, 20:51

Истәлекле көн

02.02.2020 – мондый санлы көн алдагы берничә меңьеллыкта да булмаячак. Эзотериклар билгеләвенчә, бу көн язмышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә.

02.02.2020 – мондый санлы көн алдагы берничә меңьеллыкта да булмаячак. Эзотериклар билгеләвенчә, бу көн язмышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Философия докторы Ирина Ищенко сүзләренчә, без сакраль геометрия дөньясында яшибез. 2020 ел Җир кешеләре өчен “яңадан туу” елы булырга тиеш икән.

Бүген, 2 февральдә, безнең матди хәлебезне яхшырту, язмышыбызны үзгәртү мөмкинлеге бар. Моның өчен көнне уңышлы кешеләр янында үткәрергә кирәк. Хыялларны чынга ашыру өчен дә бик уңышлы көн ул. Теләкләр теләү өчен дә яхшы көн. Кәгазьдә максатларыгызны, хыялларыгызны язып, билгеләп куйсагыз, тагын да яхшырак! Тормышыгызны яхшыртуга юнәлтелгән һәр гамәл бүген дөрес булыр.

02.02.2020 - Пифагор нумерологиясеннән чыгып карасаң да бик позитив, ул уңай энергияне аңлата. Саннарның суммасы 8 - чиксезлек билгесенә тигез. Үзегезгә генә түгел, нәселегездә алдагы буыннарга финанс стабильлек программасын ача торган көн бүген.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/02-02-2020--tilsimli-k-n-103689/
Читайте нас: