Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 22:11

Безнең ветеринария табиблары зур эшләр башкара

Башкортстан - ветеринария авыруларыннан имин төбәкБашкортстан - ветеринария авыруларыннан имин төбәк

2019 елда Башкортстан территорияләрнең санитар зонасыннан хайваннарның түләмә белән авыруы куркынычы булган территорияләр исемлегеннән чыгарылган. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Баш ветеринария табибы әйтүенчә, малларда аеруча куркыныч авырулар килеп чыгуга юл куймау буенча үз вакытында чаралар күрү нәтиҗә бирә.

- Безнең ветеринария табиблары зур эшләр башкара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Иң яхшы муниципалитетларны билгеләп үтәсем килә: алар - Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнары. Аларда малларны 100 процент идентификацияләү башкарылган һәм күп еллар дәвамында тотрыклы эпизоотик иминлек саклана.

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: