Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 11:00

Элекке мәгариф министрының кайда эшләве билгеле

БРның элекке мәгариф министры Гөлназ Шафикованың исеме мәгълүмат чаралары битләреннән төшми. Бу юлы аның яңа эш урыны турында күп яздылар.

Билгеле булуынча, Шафикова М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына эшкә урнашкан. Университет сайтында элекке түрәнең мәктәпкәчә педагогика һәм психология кафедрасы хезмәткәре турында мәгълүмат бар.

Соңгы елларда Гөлназ Шафикова исеме еш телгә алынды. Ул кеше статьясын куллануда тотылды. Соңгы ярты гасыр дәвер эчендә педагоглар аны иң начар грамоталы мәгариф министры дип исәплиләр. Социаль челтәрләрдәге үзенең бер постында ул 3 җөмләдә 2 хата ясаган иде.

Мәгарифне үстерү институына ректор булып тәгаенләнүгә дә институт хезмәткәрләре теш-тырнаклары белән каршы булды. Чөнки министр чагында Г.Шафикова институтны берничә тапкыр башка учреждениеләр белән кушарга маташты. Шуңадыр да, Башкортстан мәгарифне үстерү институты җитәкчелеге, җае чыккач та “хезмәт контракты тәмамлану сәбәпле” формулировкасын кулланып, Гөлназ Шафикова белән хушлашты.
Читайте нас: