Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 22:23

Сак булыгыз бүреләр килә

Республика халкы мессенджерларда актив рәвештә бу хәбәрне бер-берсенә җибәрә.

Республика халкы мессенджерларда актив рәвештә бу хәбәрне бер-берсенә җибәрә.

Социаль челтәрләрдә Казахстан ягыннан Башкортстанга күпсанлы бүреләр килүе турында видеоязма һәм хәбәр яшен тизлегендә таралды.

"Казахстан ягыннан зур өер булып бүреләр килә. Ата-аналарны балаларны күз уңында тотарга, урамга чыгарып җибәрмәскә, балыкка йөрүне туктатырга кирәклеге турында кисәтегез. Мәгълүматны чик сакчылары раслады", - диелгән хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Ведомство хезмәткәрләре экологлар белән бергә тикшерү үткәргән, әлеге факт расламаган.

“Республика халкыннан тынычлык саклавыгызны һәм рәсми чыганакларга гына ышануыгызны сорыйбыз", — дип белдергән ведомствоның матбугат хезмәте.
Читайте нас: