Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2020, 18:45

Шушы җирдән, шушы туфрактан без

Еллар үткән, тәҗрибә туплаган, өлкәнәя барган саен шәҗәрәләр белән кызыксыну да арта бара. Бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр күбрәк.

Күптән түгел Ризидә Аймурзинаның (Муллаярова) «Минем шәҗәрәм: Чургылды, Акбулат, Йөгәмәш» китабы кулыма эләкте. Ул 2018 елда Уфада нәшер ителгән. Бу басма Чургылды һәм Акбулат авыллары турында архив материаллары белән дәлилләнгән тарихи белешмәләрдән башлана. Автор әтисе Мөдәрис Муллаяр улының (1935 елгы) Чургылдыдагы әти-әнисе, туганнары турында тулы мәгълүмат бирә. Балачагының кызыклы хатирәләрен, дәү әтисенең дуамал холкын, дәү әнисе Нәгыймәнең акыллы, басынкы, эш сөючән, яшь чагында җыр-биюгә дә оста булуына аерым туктала.
Әтисе Мөдәрис эретеп ябыштыручы. Үз эшенең остасы буларак язучы Айдар Хәлимнең «Меридианы Уралсиба» китабына да кертелә. Ризидәнең әнисе Акбулат авылыннан Абу-Бәкер кызы Әдибә 1932 елда туган. Дәү әтисен авылда Бал бабай дип йөртүләре аның киң күңелле, юмарт, уңган кеше булуы турында сөйли.
Автор җитеш тормышлы туганнарының репрессия корбаннары булуын ачынып искә ала. Колхозлашу, сугыш елларының әчесен йөрәге аша үткәрә. Акбулат авылында бүгенге көнгә кадәр телдән-телгә сөйләнеп килгән «Әмекәй», «Мортаза аучы», «Бәрән» мәзәкләрен дә яза. Ә инде Ризидә 1963 елның маенда Чургылдыда туган. 1968дән 1971 елга кадәр Качканарда яшиләр, аннан соң Кутеремга кайталар һәм 1980 елда ул урта мәктәпне тәмамлый. Әнисе ягыннан туганы, гомер буе укытучы булып эшләгән Әнифә апа Бәкирова әле бәләкәй чагында ук «син табиб булырсың, Ризидә», ди торган була. Чыннан да, кыз 1981 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм уңышлы тәмамлап, аптекада эшли башлый. Арытабан аны Республика даруханәләр идарәсенә инспектор итеп тәгаенлиләр. Бүгенге көндә дә эше даруханәләр белән бәйле. Ризидә совет чорында алган төпле белеменең эштә һәрдаим кирәк булуы белән горурлана.
– Шундый күләмле дә, бай эчтәлекле дә шәҗәрә төзү, туганнарны барлау теләге синдә каян туды? Кемнәр ярдәм итте? – дигән сорауга ул болай җавап бирде:
– Тәүге тапкыр кызыксыну кызыбызга шәҗәрә төзү өй эше итеп бирелгәннән башланды. Ә мин аны белмим. Әти белән әни туганнарын берничә буынга кадәр әйтте дә бирде. Миндә дә кызыксыну туды. «Арланнефть»тә баш инженер булып эшләгән Зыя Мостафин архив документлары белән булышты. Ирем Константин Аймурзинның да ярдәме бәяләп бетергесез булды.
– Бу кадәр эшне башкарырга теләк кенә түгел, вакыт та кирәк бит әле?
– Эшне азагына кадәр җиткерү миңа әнидән күчкәндер. Ул бер үк вакытта эш сөючән, таләпчән, түземле була белде. Белемгә омтылыш, кызыксынучанлык, үзеңне камилләштерү – барысы да әти-әнидән бирелгәндер. Шәҗәрәне китап итеп бастыру өчен күп тарихи документлар, Башкортстан табигате һәм этнографиясе турында китаплар, Русия тарихында безнең якларның роле турында күп укырга туры килде. Укыган саен күбрәк беләсе килә. Үземнең ерак бабаларым турында яңадан-яңа мәгълүматлар табам. Әле ачыклыйсылары да бик күп. Шуңа да китапның тулыландырылган икенче басмасын әзерли башладым. Беренче китапка керми калган, язмышлары төрле тарихи вакыйгаларга бәйле туганнар турында истәлекләр белгәннәр ярдәм итсә, хәбәр бирсәләр мин шатланып кабул итәр идем, – ди Ризидә.
Шәҗәрәдә күтәрелгән күп санлы туганнар бергә җыелып икенче китапның да исем туен үткәрергә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
Розалия Шәйморатова, хезмәт ветераны.
Чургылды.
Читайте нас: